ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2012 ел
җомга

Бүген “ТРсы төзүчеләр дуслыгы”  Региональ коммерция булмаган үзен тәртипкә салучы оешманың III еллык хисап бирү-сайлауның гомуми җыелышы булды. Республиканың төзелеш тармагындагы оешма җитәкчеләре партнерлык эшчәнлегенә йомгак ясадылар, киләчәккә бурычлар турында фикер алыштылар.

Бүген Министрлыкта техник инвентаризация хезмәтенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. “Техник инвентаризация бюросы” РГУПны, мондый зур вакыйга белән, ТРсы министрлыклары һәм ведомствалар котлады. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин сәламләү мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Ул үз мөрәҗәгатендә техник инвентаризация оешмаларының белгечләрен юбилей белән котлады, әлеге һөнәрнең мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклады.


17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ТКХны үзгәртергә ярдәм итүче Фондның генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә ТРсыПрезидентының эш кабинетында узды, әлеге очрашуда ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмасына идарә кадрларын әзерләү Дәүләт планы нигезендәге комиссиянең Татарстан регионы бүлеге, Татарстан Республикасы оешмалары белгечләрен бәйге рәвешендә сайлап алып, идарә кадрлары әзерләү Президент программмасы буенча ( моннан соң – Президент программасы) 2012/2013 уку елында укыта.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләр Приморье крае делегатлары белән очрашты. Очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры урынбасары А.С. Әхмәтшин алып барды.


15
май, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасының озак срокка бирелгән  максатчан “2011-2015 елларга “Файдалана алырлык мохит” программасын 2012 елда тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәнифов Ф.М. алып барды.


13
май, 2012 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада маршрутларына кергән урамнарны карады. Республика башлыгы белән бергә әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТРсы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.


12
май, 2012 ел
шимбә

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы архитектура һәм төзелеш фәннәре Россия академиясе вице-президенты Сдобный Юрий Афанасьевич вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша.

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре  урман утырту көненә багышланган киң масштаблы “Үзеңнең агачыңны утырт” акцясендә катнаштылар.


11
май, 2012 ел
җомга

Казанда 2013 елгы Универсиада спорт объектларының берничәсендә капиталь ремонт башладылар

Казанда 2013 елгы  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада  башланырга 400 көннән аз гына күбрәк вакыт калып бара. Яңа Россия тарихында зур масштаблы спорт вакыйгасы алдыннан Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасы объектларын әзерләү эшләре бара. Аерым алганда, төзүчеләр кайбер спорт корылмаларын капиталь ремонтлый башладылар.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау эшләре Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы җитәкчелеге астында, алдан расланган график буенча эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International