Әгерҗе быел 70 еллыгын каршылый. Муниципаль шәһәр һәм район башлыгы Фәрит Габбасов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне юбилейны бәйрәм итәргә август аенда чакырды. Ул вакытта шәһәрдә төрле социаль-мәдәни объектлар ачу планлаштырыла.
Минтимер Шәймиев 7 февральдә Әгерҗе муниципаль шәһәр һәм район Советлары берләштерелгән утырышында катнашты. Анда районның узган 2007 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлары билгеләнде.
6 февраль көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2007 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты, президиумда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин утырды.
Бүген Казан Ратушасында узган Казан шәһәре Думасының чираттан тыш егерме җиденче сессиясендә депутатлар “2008–2015 елларда Казан шәһәрендә яшәргә яраклы түгел дип табылган торак фондыннан кешеләрне күчерә” дип аталган максатчан муниципаль программа кабул итте.