ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында 2024/2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Штаб эше муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматны мониторинглаудан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1072 котельный әзерләнгән, бу 33% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча барлыгы 348 объект әзерләнгән, бу – 26 %. Мәдәният учреждениеләренең әзерлеге 21% тәшкил итә.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» амбулатор-поликлиника үзәге төзелә.

2024 елның 10 июлендә Казанда «Девелопмент өлкәсендә инновацияләрне һәм цифрлаштыруны үстерүдәге киртәләр һәм мөмкинлекләр» темасына төзелеш материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында сессия узачак.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында агынты суларның явым-төшемнәрен утильләштерү һәм зарарсызландыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

 

22 июньгә торак төзелешенең гомуми планы 70% ка үтәлгән, 2 млн 196 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар, җәмәгать урыннары төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның кайбер категорияләрен торак белән тәэмин итә торган федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча планлы эш дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә эшләрнең агымдагы торышы турында сөйләде.


21
июнь, 2024 ел
җомга

БРИКС уеннарына Казанда Су спорт төрләре сараена капиталь ремонт ясадылар. Эшләр гыйнвар башында башланды һәм майда тәмамланды, дип хәбәр итте журналистларга «АркадаСтройУниверсал» ҖЧҖ проекты җитәкчесе Павел Котов.

«Бу бинада зур эш башкардык. Һәм эшләрнең зур күләме кыска вакыт эчендә – биш ай эчендә гамәлгә ашырылды», – дип сөйләде спикер.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Зур һәм Кече Зәңгәр күлләрне төзекләндерү белән танышты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина озатып йөрде.

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча Саба муниципаль районының Иштуган авыл йортын яңарту дәвам итә.

Гомуми мәйданы 790 кв.метрдан артык булган объект республиканың Саба муниципаль районы Иштуган тимер юл разъезы поселогында урнашкан. Мәдәният йортының тамаша залы 200 урынга исәпләнгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International