ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

21 июньдә Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында урбанизация буенча Форум узачак. Чара БРИКС берләшмәсе кысаларында узачак.

Форум берләшмәдә катнашучы илләр торак төзелеше һәм архитектура үсеше, уңайлы шәһәр мохите булдыру, урбанистика һәм профильле белем бирү темасына алдынгы практикалар һәм фикерләр белән алмашу мәйданчыгыннан гыйбарәт.


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

«Иң яхшы сметчик - 2024» конкурсы кысаларында «Төбәкләр лигасы» трек-концепциясе эшләнгән, анда Россия экспертизалар ассоциациясе әгъзалары – төбәк эксперт оешмалары катнашачак.

«Төбәкләр лигасы» - Россия экспертизалар ассоциациясенең кадрлар резервына керә алган төбәк экспертизалары арасыннан иң яхшы белгечләрне ачыклауга ярдәм итүче проект.


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында агымдагы елда Татарстан Республикасында гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Гомумйорт мәсьәләләрен хәзер өйдән чыкмыйча хәл итеп була. Моның өчен «Госуслуги.Дом»  мобиль кушымтасын йөкләп алырга һәм урнаштырырга кирәк.


14
июнь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, республика һәм федераль программалар кысаларында гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча эшләрнең торышы турында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында ведомство эшчәнлеген бәяләү буенча сораштыру үткәрелә.

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2024-2025 еллар җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының быел беренче утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак базарындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Чаллы шәһәренә эш визиты белән килде. Ул коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү барышы белән танышты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International