ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Биектау муниципаль районында район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов һәм район прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов катнашында гражданнар җыены узды.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын иң яхшы яктыртуга VIII Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан төзелеш тармагы капиталь төзелеш объектларын проектлауда мәгълүмати модельләштерү технологияләренә күчә, аларны финанслау бюджет акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла. Беренче объектлар арасында Иннополис университетының яңа торак корпуслары бар.

Лаеш районында һәм Иннополис шәһәрендә «Иннополис» махсус икътисади зонасы территориясендә технопарклар төзү узган ел 600 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде. Инвестицияләр күләме 2 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә сөйләде.

 

2024 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Рәисе Идарәсе тарафыннан үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинар кысаларында керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Казанның биологик чистарту корылмаларын (БОСК) реконструкцияләүне тәмамлау һәм аларны 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты уңаеннан алып барыла. Проектны гамәлгә ашыруның I һәм II этапларын финанслау лимиты 7,5 млрд.сум тәшкил итә, шуларның 6,13 млрд. сум федераль бюджеттан.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы «Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында узды.

Бүген «Казан Экспо» үзәгендә  ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Чарада 2023 елга йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International