ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Приморье крае делегациясе белән эшлекле очрашу булды. Катнашучылар Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләүне оештыру мәсьәләләрен карадылар.
Татарстанның Әлки муниципаль районының Борискино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.
Аны төзүгә 12 млн сумнан артык акча бүленгән. Төзүчеләр инде типик модульле бина урнаштырганнар. Хәзер биналарның эчке бизәлешен төгәллиләр, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыралар.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстанда коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне үткәргән министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин 2025 елда башланган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирде. Ул ассызыклаганча, яңа программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнгән. Әлеге программа кысаларында 100 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу максатларга 8,5 млрд сум бүлеп бирелгән.
Тормышны тәэмин итү хезмәткәрләренең Татарстан Республика профсоюз оешмасы профсоюз әгъзалары балалары арасында иң яхшы рәсемгә республика конкурсына йомгак ясалды. «ТКХ балалар күзлегеннән» конкурсы ТКХ хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Аның максатлары арасында - тормышны тәэмин итү өлкәсендәге һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыру, укучыларның һөнәри үзбилгеләнүен формалаштыруга ярдәм итү.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы сезонның башлануы турында игълан итте.
Конкурс «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, № 1969-р күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә куела.
Мамадыш муниципаль районының үзәк китапханәсе һәм Казан шәһәренең үзәк китапханә системасының 25 нче филиалы 2025 елда капиталь ремонт планына кертелгән.
Эшләр «Гаилә» илкүләм проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча башкарылачак.
Кичә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында берьюлы биш өстәл теннисы үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Видеоконференция режимында Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы һәм Саба районнарында спорт объектлары ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин гидротехник корылмаларны, күпфатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Иран Ислам Республикасы төзелеш оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды.
Илшат Гыймаев Татарстанның төзелеш комплексы үсеше турында сөйләде.
Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының бөтенроссия конкурсын үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Быел кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр генә түгел, авыллар, шәһәр тибындагы поселоклар һәм 300 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр дә катнаша ала. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты кураторлыгында Республикадан барлыгы 16 гариза төзеләчәк.