Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасын министрның беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев «Ломмета» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.
Россиянең Төзелеш министрлыгы «РФ төзелеш комплексы» дәүләт мәгълүмат системасын кертү юлы белән тармакны хокукый һәм норматив-техник җайга салуны циффрлаштыруга юнәлдерелгән федераль закон проектын эшләде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев индивидуаль торак төзелешендә үсешнең перспектив юнәлешләренә багышланган форумда чыгыш ясады. Чарада «Россия Федерациясе банкы» ААҖ региональ үзәге, «Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе» ассоциациясе, ипотека кредиты үзәге вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Архитектура алюминий системалары: төзелеш объектларының индивидуальлеге технологияләре һәм яңа мөмкинлекләр» түгәрәк өстәлендә төзелештә яңа технологияләрне куллану буенча фикер алыштылар. Очрашуны министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде, анда Уатеринбургтан Урал-Себер профиль компаниясе, «Главинвестстрой РТ» ДКУ, «ТР УГЭЦ» ДАУ, «Татинвестгражданпроект» вәкилләре, шулай ук зур төбәк төзүчеләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү мәсьәләсе буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Мәскәүнең Төзелештә багланышлар һәм коммуникацияләр үзәге мәйданчыгында дәүләт экспертизасы оешмаларының VIII Бөтенроссия киңәшмәсе узды.
Чарада РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Сергей Музыкенко, «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы Игорь Манылов, Россия экспертизалар Ассоциациясе идарәсе рәисе Леонид Ставицкий, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директоры Рафар Шакиров катнашты.
Татарстан Республикасының ТКХ контроле Россия Федерациясе субъектларында «Белемле кулланучы мәктәбе» федераль партия проекты координаторлары форумы кысаларында «Актив позиция һәм торак мәгарифе системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» мактау грамотасы алды.
Татарстанда капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Тыва Республикасы делегациясе вәкилләре булды. Делегация составында Тыва Республикасы Хөкүмәтенең Комплекслы социаль-икътисади үсеш департаменты башлыгы Сауле Томочакова, Уран Канзываа төзелеш министры урынбасары Буян Монгуш, «Госстрой заказ» ТР ДКУ директоры Экер Биче-оол бар.