ТР Әлмәт муниципаль районының Елхово авылында 200 урынлы яңа клуб ачылды. Авыл халкы күптән көтелгән әлеге бүләкне “Авыл клублары төзү” республика программасы кысаларында алды.
Яр Чаллыда мәктәпләрне капиталь ремонт эшләре тәмамланган, ремонт эшләре өчен бу елны 150 млн. 209 мең сум бүленеп бирелгән иде.
“Компания Татглавснаб” АО президенты киңәшчесе Кадников Борис Александа улы үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтте. Озак еллар буе уңышлы эшләү дәверендә ул республика һәм илнең төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткән.
Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 421,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык бурычның 60 процентын һәм узган ел дәрәҗәсенең 102,5 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Авыл җирлекләрендә участок полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү соравын чишә башладылар. Аларның торак шартларын яхшырту һәм эшчәнлекләрен эффективрак итү максатыннан, Татарстанда, бу елны, якынча 80 административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.
“2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният Йортлары төзү” республика программасын тормышка ашыру кысаларында, 2013 елгы объектлар исемлегенә Чүпрәле муниципаль районы Хорновар-Шигали авылында мәдәният Йорты төзү дә кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районы территориясендә мәгълүмат-консультация төркеменең авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итү чарасы булды. Чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова да катнашты.
Кичә Югары Ослан муниципаль районының Ключищи авылында төзелеш материаллары җитештерә торган предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды. Әлеге чара хезмәтне сакларга өйрәтә торган семинар белән бергә алып барылды.