Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектларын тормышка ашыру сораулары буенча булган чираттагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Прокуроры Кафил Әмиров, республика Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының икътисади сораулар буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек фәйзуллин, экспертлы архитектуралы берләшмәдән вәкилләр катнашты.
“Безнең кешеләрнең абсолют күпчелеге өчен торак соравы иң актуаль булып тора. Бу тема федераль хакимиятнең һәм регионнарның игътибар үзәгендә тора. Хөкүмәткә билгеле булган мәгълүматларга караганда, әлеге бурычны үтәү өчен зур чаралар кирәк. Шул ук вакытта, кешеләрнең 50%ы үзләренең яшәү шартларыннан канәгать түгел һәм тормышларын яхшы якка үзгәртергә телиләр. Әлеге кешеләрнең чирек өлеше генә, ягъни 25-27%, үзләренә торак ала алалар, бу өлешкә ипотека институтыннан кулланучылар да керә” – дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы хезмәткәрләре республиканың “Урман утырту көне” дип аталган табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Әлеге чара Халыкара урманнар елы һәм 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү кысаларында үткәрелде.
Бүген Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче “Аммоний” ААҖ катнаш Комплекс төзү территориясендә Заказ бирүченең җитәкчеләре, чит ил (СNСЕС) һәм Россия ( «НИИК» ААҖ ) подрядчылары катнашында киңәйтелгән киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев һәм Татарстан республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х.А. Багманов катнашты.
Бүген подрядчы оешмалар беләнү үткән киңәшмәдә “Алабуга” аерым икътисади зонада инфраструктура объектларын төзү сораулары тикшерелде. Әлеге киңәшмәне “Алабуга” ППТ ҮИЗда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул анда Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү буенча эшче төркем формалаштыру киңәшмәсендә катнашты. Чараны оештыручылар булып, Россия Президенты Администрациясе тора.
Татарстанның тармакны реформалаштыруда тәҗрибәсе бар. 2004 елдан алып 2010 елга кадәр республикада 33 млрд. сумлык, шул исәптән коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен 22 млрд. сумлык программа тормышка ашырылды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр урынбасары А.С. Әхмәтшин, өлкәннәр көненә багышланган кичәдә, министрлыкның элекке хезмәткәрләре – төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь өлкәләрнең ветераннары белән очрашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Стройэкспертиза” тармак журналы редакторлар советы әгъзаларының утырышы булды. Чарада катнашучылар “Түгәрәк өстәл” артында төзелеш тармагының хәзерге халәтендәге актуаль сорауларны тикшерделәр. Утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары А.С. Әхмәтшин һәм В.Н. Кудряшев, “ТР төзүчеләр дуслыгы” РНП президенты Р.Ш. Халитов, КДАСУ ректоры Р.К. Низамов, ТР дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшев, ТР коммуналь предприятиеләр Союзы президенты А.Х. Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министрлык җитәкчелегенең “Ренейссанс” төрек Холдингының идарә рәисе Эрманом Ылыджак белән очрашуы булды. RenaissanceHolding – төзелеш, күчемсез мөлкәттә инвестиция, энергетика һәм сәүдәгә махсуслашкан компанияләр төркеме. Ренейссанс Констракшн дөньяның 100 иң яхшы халыкара подрядчы фирма исемлегенә кергән һәм Төркиядәге эре халыкара подрядчыларның берсе булып тора. Соңгы 20 ел эчендә компания 450 дән артык проектны уңышлы тәмамлады.
Очрашуны башлаганда, төзелеш өлкәсендә төрек компанияләре белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да әйбәт булды, без бүген дә бер-беребезгә кирәк дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин. Сезнең тәҗрибәгез һәм белемегез безнең өчен бик мөһим һәм файдалы, диде министр. Бүген республика төрек төзелеш компанияләренә күләмле эш кенә түгел, эре инвестицион проектларда хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тәкъдим итәргә әзер.