ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2013 ел
дүшәмбе

Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 421,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык бурычның 60 процентын һәм узган ел дәрәҗәсенең 102,5 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


23
август, 2013 ел
җомга
Менделеевск шәһәрендәге Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплекс төзелешендә Mitsubishi компаниясе җитештергән эре габаритлы җиһазларны монтажлау эшләре бара. Метанол җитештерә торган линиядәге технологик җиһазларны монтажлау эше тәмамланган. Монтажлау эше “СОПиГ” ГК ҖЧҖ Түбән Кама бүлекчәсенең йөк күтәрү техникасын кулланып, 750 тоннага кадәр йөк күтәрә ала торган 1iebherr фирмасы краннары белән башкарыла.

Авыл җирлекләрендә участок полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү соравын чишә башладылар. Аларның торак шартларын яхшырту һәм эшчәнлекләрен эффективрак итү максатыннан, Татарстанда, бу елны, якынча 80 административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.

“2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният Йортлары төзү” республика программасын тормышка ашыру кысаларында, 2013 елгы объектлар исемлегенә Чүпрәле муниципаль районы Хорновар-Шигали авылында мәдәният Йорты төзү дә кертелгән.


22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районы территориясендә мәгълүмат-консультация төркеменең авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итү чарасы булды. Чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова да катнашты.

Кичә Югары Ослан муниципаль районының Ключищи авылында төзелеш материаллары җитештерә торган предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды. Әлеге чара хезмәтне сакларга өйрәтә торган семинар белән бергә алып барылды.


21
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген яңа Иннополис IT-шәһәрнең төзелеш мәйданында, бүлеп бирә торган газүткәргечләрнең беренче этабын файдалануга тапшыру булды. Булачак шәһәрдә газ белән тәэмин итүнең барлыкка килү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникация министры Николай Никифоров, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рафкат Кантюков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында торак-коммуналь комплекс хезмәтләре өчен түләүләр җыю сораулары буенча түгәрәк өстәл булды.

Мамадыш муниципаль районының өч мәктәбендә капиталь ремонт эшләре 95% ка үтәлгән. 1 сентябрьгә кадәр бер атнадан аз гына артык вакыт калды. 3 гомуми белем бирү мәктәбе укучыларны капиталь ремонттан соң кабул итәчәк.
ТР Әлки муниципаль районында дүрт спорт мәйданы төзелә. Ике мәйдан (волейбол, баскетбол һәм башка уеннар өчен) Базарлы Матакта, Мәдәният Йорты каршында һәм Түбән Әлки авылында төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International