ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2013 ел
дүшәмбе
Узган пәнҗешәмбе көнне, 1 нче августта, Алабакүлдә фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Матур, яңа фельдшер пункты каршында клумба чәчәк ата, агач үсә, әйтерсең әлеге объект күп еллар буе тора. Дым-Тамакский авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев билгеләп үткәнчә, модульле ФАПны монтажлау өчен бары тик берничә көн генә кирәк булган.Ул яхшы бүләк өчен район һәм республика җитәкчеләренә, шулай ук объект урнаштыруда булышлык күрсәткән өчен Алабакүл халкына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге эштә актив ярдәм күрсәткән, әлеге авылда яшәүче Айдар Гәрәевка рәхмәт хаты тапшырды. Булышлык күрсәткән өчен, УҮРХ баш табибының рәхмәт хаты белән Алабакүл кирпеч заводы коллективы да бүләкләнде, бүләкне завод вәкиле Илшат Камалдинов алды, хатны УҮРХ баш табибы урынбасары Людмила Гадельшина тапшырды. Район башлыгы урынбасары Зария Рәшитова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль сораулар буенча урынбасары Гөлдәния Белалова, Алабакүл халкын, социаль яктан бик мөһим булган әлеге объектның ачылышы белән котлады.

Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республика районнарында типик проектлы 151 спорт мәйданы төзү каралган. Аның сүзләренә караганда, районнарның бер өлеше эшкә керешкән, һәм 5 августта бөтен районнарда да эш башланырга тиеш. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, спорт мәйданнарын төзү турында Россия спорт министры Виталий Мутко белән сөйләшенде, һәм республиканың профильле министрлыкларына, 3-5 елга исәпләнелгән, РФ спорт Министрлыгы белән берлектә эшләнеләчәк программа турындагы сорауны эшкәртергә кирәк.


2
август, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында территориаль-аерымланган инновацион үзәк проектлаштыру һәм төзү сораулары буенча киңәшмә булды.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, бүген, Мәскәү һәм Киров районнарындагы торак йортларны капиталь ремонтлауның сыйфатын тикшерде.


1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында, дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче фонд чаралары катнашында финанслана торган программа кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы көченә бара.

Бөтен республика буенча, яңа уку елына, утыз яки аннан да артык ел эшләгән 169 гомуми белем бирү мәктәбе  ремонтланачак. Әлеге исемлектә Кама Тамагының  татар гомуми белем бирү мәктәбе дә бар.

Кайбыч муниципаль районы Кече Меми авылында узган атнаны, “Чиста су” программасы кысаларында, суүткәргеч салу эшенә керештеләр.

Узган сишәмбе көнне үткәрелгән әлеге объектның ачылышына, Кызыл Тау бистәсенә, район җитәкчелеге һәм бу көнне районга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан мәгариф министры Энгель Фаттахов килде.


31
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Форумның төп тематикасы булып, Россия регионнарына инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендәге инвестицион проектларны эффектив тормышка ашыру сораулары торачак. Моннан тыш, бүгенге көндә, Форумны оештыручылар комитеты тарафыннан, «Investor Awards 2013” премиясенә номинацияләү өчен, ДШП принципларында тормышка аша торган инвестицион проектлар сайлап алына.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, территориаль –аерымланган инновацион үзәк проектлаштыру һәм төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Иннополис – тармакланган бизнес-инфраструктуралы ( технопарклар, эшкәртү үзәкләре һәм башкалар), мәгълүмати технологияләр өлкәсендә махсуслашкан, Россиядәге беренче университеты булган (Carnegie Mellon University (АКШ) белән партнерлыкта), социаль һәм комерция инфраструктурасының бөтен спектры (мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, сәүдә үзәкләре, рестораннар һәм башкалар) һәм киләчәктә сатып алу хокукы белән компания-резидентларның хезмәткәрләренә биреп торырга мөмкин булган төрле дәрәҗәдәге тораклары (күп фатирлы йортлардан алып таун-хауслар һәм коттеджлар) булган акыллы шәһәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International