ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Иртәгә Идел буе районы Идарә компаниясендә, “Хуҗа кебек яшә” эксперименталь социаль-инновацион проектның презентациясе, шулай ук йортларны карап торучылар өчен “МКД советының эффектив эшчәнлеге нигезендә торак өлкәсендәге үзидарәнең үсеше” дигән темага семинар була.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге балалар бакчасын үз эченә алган, төзелеп бетмәгән мәктәпне, химияне тирәнтен үзләштерүгә багышланган махсуслашкан лицей-интернат итеп үзгәртү соравы буенча киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республиксы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Свияжск, Болгарда һәм Алабуга шәһәрендәге объектларда ярларны ныгыту буенча эшләр тәмамлану соравы буенча киңәшмә булды.


30
июль, 2013 ел
сишәмбе

Агымдагы елның капиталь ремонт программасына кертелгән Казанның барлык 19 мәктәбендә, ремонт эшләрен, 15 августка тәмамларга кирәк. Әлеге мәктәпләрдә белем алучы барлык 12 мең бала, Белем көнен, яңартылган биналарда каршыларга тиеш. Шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, бүген, программаның үтәлешен тикшерү вакытында, әнә шундый бурыч куйды.


29
июль, 2013 ел
дүшәмбе

ТР Лаеш районы Державино авылында актлар залы, музей һәм фельдшер-акушерлык пункты булган яңа күп функцияле мәдәни үзәкне ачу тантанасы булды.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында, Спасс муниципаль районының Урта Юрткул авылында  яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы өчен бу чара, чын мәгънәсендә, мөһим һәм көтелгән вакыйга.

2013 елның 26 июль торышына Татарстан Республикасында 1 млн. 272,7 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 53,1% файдалануга тапшырылган. Әлеге сан узган ел күрсәткеченең 107,8% тәшкил итә. Бу хакта бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, торак төз, шул исәптән социаль ипотека буенча торак төзү сорауларына багышланган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чара, традицион рәвештә, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.

26
июль, 2013 ел
җомга

2013 елның 17-18 октябрь көннәрендә “Измайлово” ДКда ( Мәскәү), “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакны тариф ягыннан тәртипкә китерү” дигән Бөтенроссия гамәли семинар үткәреләчәк, оештыручы булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме тора.

Бүгенге көндә Түбән Камада 7 канализацион-насос станциясенең КНС-2 (Ахтубинский ур,2б) тулысынча реконструцияләнгән һәм КНС-5тә (Вокзальная, 38) эшләр дәвам итә. Әлеге реконструкция вакытында, иске канализацион-насос җиһазларын югары техник таләпләргә җавап биреп, субүлгеч системасы процессының эффективлыгын арттырырга гына түгел, аны автоматик эш режимына күчерергә мөмкинлек бирүче  заманча җиһазларга алыштыру эше эшләнелә.


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” ППТ ҮИЗда подрядчы оешмалар катнашында үткән киңәшмәдә “Алабуга үзенчәлекле икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International