ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
21 июнь көнне Арча районы Сикертән авылында күп фунцияле мәдәни үзәк ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада яшьләр эшләре, спорт һзм туризм буенча министр Рәфис Борһанов, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев катнашты.

 ТР Нурлат районы Ерепкино авылында суүткәргеч һәм яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Әлеге торак пункт “Чиста су” республика программасына кертелде, дип хәбәр ителә ТР муниципаль оешмалар порталында.

Еллык  күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында Казанда эшләнгән эшләрнең күләме 65 процентны тәшкил итә. Бу елны барлыгы 1,33 млрд. сумлык 154 йортны ремонтлау планлаштырылган. Әлеге хәбәрне бүген шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, мэрияда узган эшлекле киңәшмәдә әйтте.

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республиканың максатчан программасы Кама Тамагы муниципаль районында уңышлы тормышка ашырыла һәм әлеге уңай күренеш беренче ел гына үткәрелми инде. Узган елны ремонтланган Красновидовский мәктәбеннән эстафетаны Кама-Тамагы татар урта белем бирү мәктәбе алды.


23
июнь, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиаданың спорт объектларын һәм транспорт инфраструктурасын тикшерде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры Әсхәт Сафаров, вице-премьер – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башка рәсми кешеләр озатып йөрде.

22
июнь, 2013 ел
шимбә
Ике учреждениедә - Яңа Чишмә районында һәм Казанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр башланмаган. Бу турыда бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
21 июнь торышына, республика буенча, гомумән алганда, 1 мең 912 ТКХ белгечебелемнәрен арттырды һәм яңадан укыды.

21
июнь, 2013 ел
җомга
21 июнь көнне Президентның Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиленең ярдәмчесе Юрий Золотарев рәислегендә, эшче төркемнең гаилә, ана булу һәм балалык чорына дәүләт тарафыннан ярдәм итү сорауларына багышланган киңәшмәсе булды.
Бүген Түбән Кама районында берьюлы ике яңа медицина объекты ачтылар – Старошешминскийда ФАП һәм Зур Афанасовода дәвалау амбулаториясе. Старошешминский авылындагы модульле ФАП кыска вакыт эчендә төзелә. Әлеге объектны төзү сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасында катнашу аркасында гына мөмкин булды. Әлеге объектның бәясе якынча 2 млн. сум.

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәрдәге иң борынгы мәктәпләрнең берсе – Казан шәһәре Вахитов районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән 80 нче номерлы татар-рус урта мәктәбе – уку йортларын капиталь ремонтлау программасының лидерлары рәтендә. Монда планлаштырылган эшләрнең 60% үтәлгән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин мәктәпнең торышын тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International