ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасында, 2013 елның 14 июнь торышына, 1 млн. 92 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 45,6%  файдалануга тапшырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнарында еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта, бүген республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында В.И. Качалов исемендәге театрны реконструкцияләү соравы буенча киңәшмә булды.


14
июнь, 2013 ел
җомга
Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Игорь Шувалов, телетрап аша яңа 1А терминалына барды. Монда Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Универсиадада катнашучыларның 80% аэропортка Мәскәүдән, чит ил кунаклары Казанга Дубай һәм Стамбул аша киләчәкләр.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Казанга булган эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан башкаласында, Бөтендөнья җәйге Универсиадага төзелгән берничә объектны тикшерде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. РФнең беренче вице-премьеры тиз йөри торган “Ласточка” поездында тимер юл вокзалына килде, Игорь Шувалов төп бинаны карады һәм вокзал янында җир асты машина кую урыны кайчан ачылачагы белән кызыксынды.

13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында заманча IT-технологияләр кулланып, төзелеш комплексы эшен оештыруны камилләштерү соравы буенча киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында түләүләрне исәпкә алу системасы” 4 чыгым”ны кулланышка кертү соравы буенча киңәшмә булды.

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «Kazan Arena» футбол стадионын төзү барышында табылган кимчелекләрне бетерү соравы буенча киңәшмә булды.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген 19:00да, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-комммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин,  “Татарстан – Яңа гасыр” ТРКсындагы  “Татарстан коррупциясез” программмасының “Индивидуаль торак төзелеше” темасына багышланган чыгарылышында катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казансу елгасы ярларын ныгыту буенча эшләнгән проектлы-сметалы документациягә үзгәрешләр кертү соравы буенча киңәшмә булды.

Татарстанның Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,  ТР Министрлар Кабинетының “2012-2013 елларның ягулык чорында ТРның ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларның ягулык чорына әзерлек буенча бурычлар турында” киңәшмәсе булды. Киңәшмәне республиканың Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International