ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Оренбург трактыннан Универсиада Авылына кадәр өстәмә керү юлын оештыру  соравы буенча киңәшмә булды.

10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында  “АК БАРС Девелопмент” компаниясе төркеменә керүче “КДСК” ҖЧҖ һәм “Sommer Anlagentechnik GmbH” компаниясе ( Германия, Альтхайм) арасында, элекке “КПД-3” заводы базасында җыелма тимер бетоннан әйберләр чыгару буенча җитештерүне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә контракт төзү булды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзүчеләрне, җәйге чорны төзү эшләре өчен максималь рәвештә эффектив кулланырга һәм хисап документациясен вакытында әзерләргә чакырды.


9
июнь, 2013 ел
якшәмбе

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасы кысаларында барлык 45 муниципаль оешмада да эшләр башланды. ТР Президенты, мәктәпләрне капиталь ремонтлау белән шөгыльләнгәннәрнең  иң яхшыларын бүләкләү системасын уйларга кушты.


7
июнь, 2013 ел
җомга

Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд идарәсе белән берлектә “Торак-комммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын эшләделәр һәм РФ Хөкүмәтенә тапшырдылар.

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү Һәм Казан арасында югары  тизлекле тимер юл магистрале төзү белән кызыксына һәм проектны тормышка ашыру өчен “РЖД” ААҖнә ярдәм итәргә әзер. Әлеге фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РТЮ” ААҖ  беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында әйтте.

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Уңай һәм арзан тирәлек” дәүләт программасын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Алабуга” ППТ ҮИЗга килде. Әлеге сәфәрдә, шулай ук, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Алабуга” ППТ ҮИЗ” ААҖ генераль директоры Т.Н. Шагивалеев, республика министрлыклары һәм ведомстволары, үзенчәлекле икътисади зона предприятие-резидентларның  җитәкчеләре катнашты. Кунаклар, сәфәр барышында, әзерлекнең югары дәрәҗәсендә төзелеп килүче объектларны карадылар: углеродлы сүс җитештерүче “Алабуга-Волокно”  ҖЧҖ.

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасындагы 2013 елгы Универсиада объектларын файдалануга тапшыру  соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Кичә “Казан-Арена” стадионында 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышының җыелма репетицияләре башланды. Әлеге ачылыш бер айдан – 6 июль көнне булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International