Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Өмәдә катнашучылар бина эчен җыештырдылар һәм Министрлык янындагы территорияне чистарттылар.
Татарстанда капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортларның саны, соңгы өч атна эчендә, 79га җиткән. Әлеге хәбәрне бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәте Йортында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул профильле республика программаларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының күп фатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар Бердәмлеге” Региональ коммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасының 2012 ел эшчәнлегенә һәм 2013 ел бурычларына багышланган гомуми җыелышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь Министрлыгында “Казахстанская Жилищно-Строительная Корпорация” АО делегациясе белән очрашу булды.
24 апрельдән 27 апрельгә кадәр Казанда“ВолгаСтройЭкспо” XVII халыкара махсуслашкан күргәзмә булачак.
Татарстан Республикасы “Нижегород инжиниринг компаниясе «Атомэнергопроект” (“НИАЭП”) ААҖ белән эре проектларны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгородта, компания эшчәнлегенең презентациясе кысаларында әйтте.