Бүген Россия Федерациясе Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышы кысаларында, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе – Россия Федерациясе Президентының контроль идарә башлыгы К.А. Чуйченко Казанга килде.
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы федераль һәм республика ММЧ журналистлары өчен Казанда төзелеп килүче метро станцияләренә пресс-тур оештырды. ММЧ вәкилләрен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев, “Җир асты транспорт корылмалары төзү буенча Дирекция” ГКУ идарәсе башлыгы А.Г. Церцеил, “Казметрострой” МУП башлыгы М.М. Рәхимов һәм Ростехнадзор белгечләре озатып йөрде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2012 елдагы “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” дип аталган Республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Бүген, һөнәри бәйрәм көнендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин хезмәттәшләргә котлау сүзләрен җиткерде.
Җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында Стадион төзү һәм шәһәрне төзекләндерүдә Казан муниципалитетлар ярдәменә мохтаҗ. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында, республиканың барлык муниципаль оешмалары катнашында узган атналык республика киңәшмәсендә әйтте.
28-29 март көннәрендә, “Измайлово” ДКда ( Мәскәү) “ТКХ оешмаларының тарифны тәртипкә салу һәм реформалаштыру өлкәсендә Дәүләт сәясәте” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинары булачак, оештыручылар булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме белән торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшмәкәрлек буенча РФ ТПП комитеты тора.
Эре инвестицион проектларны тормышка ашыруда мөһим күренеш булып арендалы торак базарын үстерү тора. Бу фикерне бүген, арзан һәм уңай арендалы торак базарын формалаштыру сорауларына багышланган округ киңәшмәсе барышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков әйтте. Әлеге киңәшмәне РФ региональ үсеш министры урынбасары Сергей Дарькин үткәрде. Шулай ук, әлеге чарада, ПФО регионнары хакимият органнарыннан, эре төзүче-компанияләрдән, банк структураларыннан вәкилләр катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр И.Э. Фәйзуллинның Казанга рәсми делегация составында килгән Ростов өлкәсендәге хезмәттәше В.Н. Кузнецов белән очрашуы булды. Алдан килешенү нәтиҗәсендә, кунак, сәфәр барышында, республика территориясендә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү, “алданган өлешчеләр” проблемасын чишү, аерым категория гражданнар өчен торак төзү, шәһәр төзелеше документациясен эшләү, челтәргә кушылу сорауларын чишү һәм башка проектларны тормышка ашыру турындагы мәгълүмат алуны планлаштырган. Ләкин очрашуның күп өлеше футбол стадионын төзү соравына багышланды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак төзелешен үстерергә ярдәм итүче Федераль Фондның “Татарстан Республикасы территориясендә торак төзү өчен бүленеп бирелгән җир участокларын комплекслы үзләштерү буенча уңай юлларны формалаштыру” дигән темага “түгәрәк өстәл”е булды. Чараны “РЖС” Фонды генераль директоры урынбасары Д.С. Филиппов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чара барышында катнашучылар яңа территорияләрнең үсеш перспективалары, шулай ук торак һәм башка төзелеш максатыннан җир әйләнешен җәлеп итүне комплекслы үзләштерүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “РЖС” Фонды тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең күләме турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Россия төзүчеләр Профсоюзы Татар республика оешмасы һәм Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы белән бергә, хезмәтне саклау буенча тармакның иң яхшы төзелеш оешмасы һәм предприятиесен билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган смотр-бәйгегә йомгак ясады.