ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2012 ел
җомга

Бүген Идарә йортындаТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында Татарстан Рееспубликасында РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын  һәм уку йортлары объектларында капиталь ремонтны тормышка ашыру сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хужалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Түбән Кама һәм Алабуга районнарына эшлекле сәфәр белән барды, аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин озата барды.


5
май, 2012 ел
шимбә

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында министр И.Э. Фәйзуллин министрлыкның элеккеге хезмәткәрләре – БВСда катнашкан Гимадеев А.Г. һәм ил белән бергә фаҗигале елларны үткән сугыш чоры балалары белән очрашты.

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты  Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.

4
май, 2012 ел
җомга

Сезне иртәгә, 5 май көнне, Халыкара инвалидар хокукын саклау көне хөрмәтенә оештырылган чарада катнашырга чакырабыз. Идел буе федераль округындагы  “Ковчег”  инвалидлар җәмәгать оешмасы, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрыгы, Казан Башкарма Комитеты һәм “Казан-2013” Башкарма Дирекция” АНО ярдәме белән инвалид балалар катнашында кичә оештыра. Алар Универсиада спорт объектлары, гомуми белем бирүче мәктәпләр каршында, Бөек Ватан Сугышы геройлары истәлегенә Горький паркы аллеясында агачлар утырттылар.

Акциянең максаты булып, инвалид балаларны Татарстан Республикасының актив җәмәгать тормышында катнаштыру. Чарада 450 кеше катнашачак, шуларның 250се – инвалид балалар, 200е – волонтерлар.

3
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир мөйданнары исемлеге белән хәзер интернетта да танышырга мөмкин – яңа сервис Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында uslugi.tatarstan.ru ачылган.


28
апрель, 2012 ел
шимбә

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгына шәһәр һәм район Башкарма комитетларыннан 25.04.2012 көненә  2011-2012 җылыту чорын тәмамлау турындагы боерыкның копияләре килде.

Бүген Хөкүмәт йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елдан № 185- ФЗ лы “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртергә ярдәм итүче Фонд” Законын 2012 елда Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәр сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллин чыгыш ясады.


27
апрель, 2012 ел
җомга
Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгының архитектура, төзелеш, шәһәр төзелеше сәясәте Департаментының шәһәр төзелеше эшчәнлегендә дәүләти хезмәт күрсәтүне тормышка ашыру бүлеге башлыгы Р.Н. Сергушко килде. Аның килүенең максаты: республикада электрон дәүләти хезмәт күрсәтүнең  барышы белән танышу. Аны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин озатып йөрде.

26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин видеоконференция режимында республиканың шәһәр һәм район Башкарма комитетларының җитәкчеләре белән “Авыл клубы”, кабул итү-диагностика бүлекләрендә капиталь ремонт, 2012 елга Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларындагы ФАПларны төзү, капиталь һәм агымдагы план буенча ремонтлау  программаларын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International