ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгына шәһәр һәм район Башкарма комитетларыннан 25.04.2012 көненә  2011-2012 җылыту чорын тәмамлау турындагы боерыкның копияләре килде.

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында  “23.11.2009 елдан №261-ФЗлы Федераль законның тормышка ашуы “Төзелеш Министрлыгында энергияне саклау һәм энергетик эффективлыкны күтәрү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү” ” дигән семинар-киңәшмә булды.

Семинар-киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Каримов алып барды.


25
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләрнең Словения Республикасының РФсендәге Вәкаләтенең Казан шәһәрендәге икътисади бүлек киңәшчесе Видко Филипич белән очрашу булды.

Киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры урынбасары Р.К. Каримов алып барды.

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры  И.Э Фәйзуллин өлешле торак төзүнең проблемалы объектлары сораулары буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Искәртеп үтик, ел ахырына кадәр 32 объект тапшырасы бар, шул исәптән: Казан шәһәре – 2 мең 277 өлешче өчен гомуми мәйданы 225 мең кв. метр булган 24 объект; Яр Чаллы шәһәре – 459 өлешче өчен гомуми мәйданы 53 мең кв. метр булган 5 объект; Түбән Кама шәһәре – 140 өлешче өчен гомуми мәйданы 9,8 мең кв. метр булган 2 объект; Әлмәт шәһәре – 17 өлешче өчен гомуми мәйданы 3 мең кв. метр булган 1 объект. Министр барлык эшләрне дә ел ахырына кадәр тәмамларга, шулай ук эшләрен үз вакытында тәмамламаган оешмаларда торган өлешчә төзелештә катнашучылар исемлеген Министрстрлык сайтына урнаштырырга боерды.
Бүген Министрлыкта ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь  хуҗалык министры  урынбасары А.М. Фролов Казанда паркинг төзүне тормышка ашыручы компания вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә «RUPARK» навигацион системалары тәкъдим ителде. Алар ультразвук куллануга нигезләнгән һәм парковканы җиһазлау өчен кулланылган махсус җайланмалар. Ультразвуклы датчиклар реаль вакыт режимында, парковка урынында автомобильнең булу-булмавын билгелиләр, шулай ук навигацион табло һәм ут индикаторлары ярдәмендә машина йөртүчегә парковка өчен буш урынга барырга ярдәм итәләр.

24
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 елдан №1969-р лы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы 2004 елдан башлап, Сезне  “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бүген XVII нче  халыкара “ВолгоСтройЭкспо” махсуслашкан күргәзмә Казан ярминкәсендә ачылды. Әлеге чарада  ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары  А.С. Әхмәтшин катнашты.


21
апрель, 2012 ел
шимбә

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре бина бүлмәләрен һәм әйләнә-тирә территорияне чистарту өчен  традицион язгы өмәгә чыктылар.

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты  Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм Трсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында  видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды.

Киңәшмә башында республика Президенты катнашучылар белән бергә ветераннарга торак сайлау мәсьәләсен анализлады. Президент ветераннарга икенчел торак базарыннан йорт бирү проценты югары булган муниципаль оешма җитәкчеләрен кире әңгәмәгә чакырды.

Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.


19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” МКҮдә Татарстан Республикасы Аппараты оештырган, район җитәкчеләре өчен йомгаклау семинар-киңәшмәсе булып узды. Утырыш залында сигез районнан делегатлар катнашты. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан доклад белән министрның беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International