ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән Калуга өлкәсенә эшлекле сәфәргә барды.

Калуга өлкәсенең чигендә урнашкан “Ворсино” индустриаль паркында Татарстан делегациясен өлкә губернаторы Анатолий Артамонов каршы алды. Татарстан Президенты белән ул Samsung телевизорлар заводында булды.

Оешма буенча экскурсиядә йөргәндә Татарстаннан килгән делегация завод продукциясе күргәзмәсен карады, цехларда йөрде. Татарстан Президенты технологик җиһазлар белән генә түгел, диварлары арасында зур ара булган цехның конструкциясе белән дә кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллинга киләчәктә, нигездә спорт заллары төзүдә куллану өчен әлеге бинаны төзү тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.


18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Винербергер АГ” концерна идарә рәисе  Хаймо Шойха һәм  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында ТРсы Биектау районында дивар материалларын җитештерү заводы киләчәге, шулай ук  оешманың маркетинг сәясәте турындагы сораулар тикшерелде. Әлеге очрашудан соң, ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында министрлык һәм компания җитәкчеләренең эшлекле очрашуы булды.

“Винербергер –Куркачи”  ҖЧҖ  Татаростан Республикасында  төзелеш керамикасын җитештерүче иң эре оешмаларның берсе. Оешма продукциянең инновацион төсмерен җитештерә – “Поротерм” форматындагы төрле энергоэффективлы бушлыклы-поризованлашкан  керамик блоклар. Мондый төр материалларны җитештерү, төзелешнең бу тармагын үстерүгә перспективалы юнәлеш булып тора, тыгызлыгы 800кг/мЗ булган энергоэффективлы зур форматлы керамик блокларны куллану. бинаның җылылык саклау нормаларын күзәтеп, керамик блоклардан бер катлы тышкы конструкцияләр төзергә мөмкинлек бирәчәк.

2011 ел нәтиҗәләре буенча, “Винербергер –Куркачи”  ҖЧҖ  завод җитештергән продукциянең ярты күләме Татарстанда кулланылган, шуның күп өлеше индивидуаль төзелешкә һәм коммерцияле торакка туры килә. Шуңа күрә, киңәшмәдә, сүз беренче чиратта, продукцияне дәүләт катнашындагы төзелештә куллану мөмкинлеге турында барды. Очрашуны министр Ирек Фәйзуллин алып барды.


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Тәтештә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты оештырган район җитәкчеләре өчен өйрәтү семинарының дүртенчесе булып узды. Бүген монда алты район делегатлары катнашты ( Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш). Семинарда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгыннан доклад белән министр урынбасары  А.С.Әхмәтшин чыгыш ясады.


13
апрель, 2012 ел
җомга

Хакимият Йортында видеоконференция режимында,  ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү Фонды”н Татарстан Республикасында 2012 елга реальләштерү һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча чираттагы республика  киңәшмәсе булды. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

Ул үзенең докладын күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү турындагы мәгълүмат белән башлады. Капиталь ремонт буенча эшләр 849 күп фатирлы йортларның 746сында (88%) башланды. Аннан соң финанслау сорауларына күчте. 11 апрельгә  УК һәм ТСЖ счетларына 554,7 млн. сум (еллык лимитның 13% тәшкил итә) күчерелгән, шул исәптән: 284,7 млн. сум – муниципаль оешмалар бюджетының чыгымнары; 269,9 млн. сум – сатып алучыларның чыгымнары.

Россия төзүчеләр профсоюзының Татарстан Республикасы буенча оешмасы, Татарстан Республикасының төзүчеләр Союзы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы белән берлектә ТРсы профсоюзлар Федерациясе, Идел буе Ростехнадзорның ТРсы буенча Идарәсе,  ТРсы буенча Роспотребнадзор, Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашында утырыш булды. Министрлыктан әлеге утырышта министр урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.

Утырыш вакытында Татарстан  Республикасында үткәрелгән 2011 елны  төзелеш өлкәсендәге оешмаларда җитештерү травматизмын кисәтү буенча профилактик-оештыру эшләренә нәтиҗә ясалды һәм 2012 ел өчен бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасының 2011 ел өчен хезмәтне саклау буенча төзелеш өлкәсендәге иң яхшы оешма смотр-бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче һәп призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты тарафыннан оештырылган җирле башлыклар өчен өйрәтү семинар-киңәшмәсенең икенчесе булып узды. Бүген монда җиде районнан (Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай) делегатлар җыелды. Семинарда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министр урынбасары Ю.Л. Аляшев доклад белән чыгыш ясады.

10
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Бүген республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин министрлык җитәкчеләре, җир асты транспорт корылмаларын төзү  буенча дирекция, проект институтлары, порядлы һәм субпорядлы оешмалар катнашында Казан метрополитены төзелеше  сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Казан метрополитеның төзелеп килүче объектларында техник куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау, төзелеш-монтаж эшләрен эшләү графигы һәм финанслау темпы кебек сорауларны тикшерделәр. Шулай ук, шәһәр юллары йөкле транспорт өчен ябык вакытта, Казан метросы объектларына җиһазлар һәм төзелеш материалларын кертү турында да сүз барды.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен иң мөһим сорауларның берсе – кеше йөри торган бәйләгечләрне төзү.

Бүген Министрлык бинасында ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы җитәкчеләренең Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты галимнәре белән чираттагы утырышы булды.

Очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин алып барды. Әлеге чарада КазДАТУ галимнәре, ТРсы икътисад Министрлыгы вәкилләре, ТРсы инвестицион үсеш Агентлыгы, ТРсы фәннәр Академиясе, “ТРсы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” НО, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Гипро ВТИ” ААҖ, “АК БАРС” банк” ААҖ, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ, шулай ук төзелеш материаллары сәнәгате оешмалары катнашты.


9
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

7 апрель көнне Спартакиада кысаларында, Татарстан Республикасының башкарма идарә органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары арасында, волейбол буенча ярышлар булып узды.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы командасы Татарстанның инвестицион үсеш Агентлыгы командасы белән уенда җиңү яулады.

Бүген журналистларга Казан “җир асты өчен” сатып алынган “Метровагонмаш” ЯАҖ заводы җитештергән метрополитен өчен “Русич” тибындагы өч яңа поезд тәкъдим иттеләр. 2011 елның 28 ноябрендә, бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясап, әлеге поездларны кайтару өчен контракт төзелде. Аның бәясе 700 миллион сум.

Поездлар 90 км/сәг белән йөриләр, “Русич”ның һәр составы  өч ике секцияле моторлы вагоннардан тора: ике төп һәм бер арадаш вагоннар, һәр вагонга иң күбе 380 кеше керә ала. Уйлап табучылар поездның дизайнына зур игътибар биргәннәр.Тавышның бик ишетелмәве һәм вентиляция Казан пассажирларының метрода йөрүен тагын да уңайлы итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International