ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2012 ел
шимбә

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәдә ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-крммуналь зуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Докладның беренче өлеше төзелеш объектларында саклану чараларын күрүгә багышланган иде.


6
апрель, 2012 ел
җомга

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Дәүләт Думасы торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык Комитетының “ “Күп катлы йортларны капиталь ремонтлауда финанслау системасын булдыру: яңача якын килүләр, законлы тәкъдимнәр” дигән темага үткәрелгән парламент тыңлауларында катнашты.

  Татарстан Республикасы, 2007 елда капиталь ремонт федераль Программасын кабул итү инициативасы белән чыккан иде. Ике ел эчендә 2008-2009 республика капиталь ремонтка бирелгән федераль лимитларны тулысынча үзләштерде һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча бөтен федераль шартларны үтәде.

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында  коллегаларыбыздан торган делегацияләр белән ике очрашу булды.

ТРсының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов Ханты-Манси автоном округы – Юграның төзелеш, энергетека һәм торак-коммуналь комплекс департаменты директоры С.В.Высоцкий, “Югра Энергосаклау Үзәге” АНОның Башкарма директор урынбасары О.Г. Артемьева белән очрашты.

«Корай Иншаат А.Ш.» төрек төзелеш компаниясе делегациясенең очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары А.С.Әхмәтшин алып барды.

2011 ел өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы оешмалар Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. 27.03.2012ел Бәйге комиссиясе утырышы Протоколы нигезендә, Россия Федерациясенең региональ үсеш Министрлыгы дипломнары белән Татарстан Республикасының түбәндәге оешмалары билгеләнеп үтелде.

Бүген «Prо Город” гәҗите редакциясендә ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексы үсешенең идарә башлыгы И.С.Гимаев, «Арс-Недвижимость» күчемсез милек агентлыгы директоры А.А.Хәбибуллина, «Мегалит» күчемсез милек агентлыгы директоры А.И.Хасбиуллин катнашында түгәрәк өстәл булды.


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында видеоконфереция режимында, шәһәр һәм раоннарның Башкарма комитеты вәкилләре белән күп катлы йортларда капиталь ремонт үткәрү программасы  буенча  муниципалитетларга  отчёт бирү киңәшмәсе булды.

Киңәшмәне торак-коммуналь хуҗалык идарә башлыгы В.М.Иноземцев алып барды. Киңәшмәдә прфильле оешма вәкилләре катнашты.

Бүген Дәүләт Советында “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инвестицион  климатны яхшырту буенча Россия Федерациясе Хакимиятендә стратегияләр барлыкка китерү чаралары” дип аталган парламент тыңлаулары булды.Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны яхшыртуга инвестицияләрне җәлеп итү проблемаларын тикшерүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республик төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республик төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов, ТРсы Дәүләт комитетының тариф, җәмгыять палатасы, муниципалитетларыннан вәкилләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче оешма җитәкчеләре катнашты.


4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Алабуга” ҮИЗда минераллы җылылык изоляцияле  продукция җитештерүче , Европада иң эре заводларның берсе саналган “Роквул-Идел” ҖЧҖнең ачылу тантанасы булды. Әлеге заводның көче елга 110 мең тонна.

Тантанада РФның икътисади үсеш министры Э.С.Нәбиулина, Дания Короллегенең сзүдә һәм инвестиция министры Пиа Олсен Дюр ханым, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, Дания Короллегенең РФсендәге вәкәләтле вакиле Том Рисдаль Йенсен, РФның икътисади үсеш Министрлыгындагы үзенчәлекле икътисади зона  һәм проектлы финанслау Департаменты директоры Д.А.Левченко, “Үзенчәлекле икътисади зона” ҖЧҖнең генераль директоры О.А.Костин, республика министрлыклары һәм ведомства җитәкчеләре катнашты. Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министр урынбасары Ю.Л.Аляшев катнашты.

3 апрель көнне ТРсы башкарма хакимият органнары  һәм ТР дәүләт органнары белгечләре арасында II ачык Спартакиада булды. Ачылыш тантанасында ТРсы Министрлар Кабинеты Аппаратының  сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары буенча бүлек башлыгы  Борис Менделевич, ТРсы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРсы шахмат федерациясе президенты  Генадий Захаров катнашты.

 Ярыш Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге ЦСБЯШШОР базасында ТРсы башкарма хакимият органнары  һәм ТР дәүләт органнары белгечләре арасында үтүче Спартакиаданың II туры булып узды. 30 командадан 3 әр катнашучы шахмат уенында көч сынашты.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казан дәүләт архитектура- төзелеш университеты белән берлектә “ Татарстан Республикасы төзелеш индустриясенә инновацион проектлар кертү механизмнары” дигән темага “түгәрәк  өстәл”ләр үткәрүне дәвам итә. Әлеге түгәрәк өстәл кысаларында, приоритетлы фәнни-тикшеренү эшләнмәләре каралачак.ТРсы Төзелеш Министрлыгы җитәкчелеге белән университет галимнәренең чираттагы очрашуы 2012 елның 10 апрелендә 14:00дә Министрлыкта (Казан, Дзержинский ур., 10) №308 каб. Билгеләнгән ( регистрация 13:30 да башлана).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International