ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген 19:00да, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-комммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин,  “Татарстан – Яңа гасыр” ТРКсындагы  “Татарстан коррупциясез” программмасының “Индивидуаль торак төзелеше” темасына багышланган чыгарылышында катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казансу елгасы ярларын ныгыту буенча эшләнгән проектлы-сметалы документациягә үзгәрешләр кертү соравы буенча киңәшмә булды.

Татарстанның Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,  ТР Министрлар Кабинетының “2012-2013 елларның ягулык чорында ТРның ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларның ягулык чорына әзерлек буенча бурычлар турында” киңәшмәсе булды. Киңәшмәне республиканың Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Оренбург трактыннан Универсиада Авылына кадәр өстәмә керү юлын оештыру  соравы буенча киңәшмә булды.

10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында  “АК БАРС Девелопмент” компаниясе төркеменә керүче “КДСК” ҖЧҖ һәм “Sommer Anlagentechnik GmbH” компаниясе ( Германия, Альтхайм) арасында, элекке “КПД-3” заводы базасында җыелма тимер бетоннан әйберләр чыгару буенча җитештерүне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә контракт төзү булды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзүчеләрне, җәйге чорны төзү эшләре өчен максималь рәвештә эффектив кулланырга һәм хисап документациясен вакытында әзерләргә чакырды.


9
июнь, 2013 ел
якшәмбе

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасы кысаларында барлык 45 муниципаль оешмада да эшләр башланды. ТР Президенты, мәктәпләрне капиталь ремонтлау белән шөгыльләнгәннәрнең  иң яхшыларын бүләкләү системасын уйларга кушты.


7
июнь, 2013 ел
җомга

Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд идарәсе белән берлектә “Торак-комммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын эшләделәр һәм РФ Хөкүмәтенә тапшырдылар.

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү Һәм Казан арасында югары  тизлекле тимер юл магистрале төзү белән кызыксына һәм проектны тормышка ашыру өчен “РЖД” ААҖнә ярдәм итәргә әзер. Әлеге фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РТЮ” ААҖ  беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында әйтте.

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Уңай һәм арзан тирәлек” дәүләт программасын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International