ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Алабуга” ППТ ҮИЗга килде. Әлеге сәфәрдә, шулай ук, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Алабуга” ППТ ҮИЗ” ААҖ генераль директоры Т.Н. Шагивалеев, республика министрлыклары һәм ведомстволары, үзенчәлекле икътисади зона предприятие-резидентларның  җитәкчеләре катнашты. Кунаклар, сәфәр барышында, әзерлекнең югары дәрәҗәсендә төзелеп килүче объектларны карадылар: углеродлы сүс җитештерүче “Алабуга-Волокно”  ҖЧҖ.

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасындагы 2013 елгы Универсиада объектларын файдалануга тапшыру  соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Кичә “Казан-Арена” стадионында 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышының җыелма репетицияләре башланды. Әлеге ачылыш бер айдан – 6 июль көнне булачак.

4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Иртәгә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, 2018 елгы футбол буенча дөнья Чемпионатына әзерлек барышында, кызыксынучан федераль органнар белән бергә, Россия Федерациясе субъ

екларының югары вазыйфа башкаручы затлары катнашкан киңәшмәдә катнашачак.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIFA (Federation Internationale de Football Association – Халыкара футбол федерациясе, ФИФА) башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты. Алар Казанда 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелеп килүче “Казан-Арена” стадионын карадылар.

Бүген, Алмата шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе вәкилләре делегациясе визиты кысаларында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан Универсиада объектларын карау оештырылды. Әлеге объектлар арасында теннис Академиясе, Универсиада Авылы, “Казан-Арена” Футбол стадионы, спортның су төрләре Сарае бар иде.

“Алабуга” үзенчәлекле икътисади зона территориясендә “Шишеджам” (Төркия Республикасы) компаниясенең проектларын киләчәктә үстерү сораулары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның компания җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләштеләр.


1
июнь, 2013 ел
шимбә
Бүген үзенчәлекле икътисади зонада подрядчы оешмалар белән уздырылган киңәшмәдә “Алабуга” ППТ ҮИЗның инфраструктура объектларын төзү соравы турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта  генераль подрядчы “Камгэсэнергострой” ААҖ  тарафыннан, “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада энергетика, инженерлык челтәрләре, арендалы торак  объектларын төзү буенча эшләр бара.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Балаларны яклау көненә багышланган балалар рәсеме бәйгесе үтте.


31
май, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында,  «General Electric» компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу 2013 елның 20 февралендә  General Electricнең Россия һәм СНГдагы  башкарма директоры Ронн Полетт белән очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында үтте. «General Electric» компаниясе белән коммуналь энергетика үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен. Очрашу барышында “GE Jenbacher газопоршлы системаларның техник һәм экономик эффективлыгы. Коммуналь энергетикада куллану” темасы буенча презентация үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International