ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга

Ел башыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтү Инспекциясе тарафыннан, хезмәтне саклау кагыйдә һәм нормаларын бозган өчен, төзелештә катнашучыларга карата гомуми суммасы 9 млн. 677 мең сум булган 238 карар чыгарылган. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

30 май көненә Татарстан Республикасында 983,3 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның 41%), әлеге сан узган ел  күрсәткеченең 108,3% тәшкил итә. Апас, Питрәч һәм Тукай муниципаль районннары еллык планны үтәделәр. Әлеге мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, бүген  ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында бадминтон Үзәген проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсе  сәламәтлек саклау объекты булган Казан шәһәре  “ 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең”  ГАУЗ территориясендә файдалануга тапшыру соравы буенча киңәшмә булды. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

“Казань-Арена” футбол стадионында сәхнә конструкцияләрен монтажлау тәмамланды. Сәхнә пирамида формасында эшләнгән, аның түбәсен студент Уеннары Уты өчен эшләнгән алты тонналы касә бизәп торачак.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, СРОның еллык йомгаклау йомгаклау җыелышында чыгыш ясаганда, “Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган оешма, куркынычсызлык белән тәэмин итү, озын гомерле булу, төзелеш объектларының ышанычлы, эшләнгән эшләрнең сыйфатлы булуы, хезмәтнең куркынычсыз шартларын тудыруда зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте. Җыелыш Казанда үтте, әлеге чарада, шулай ук, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.


28
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Новосибирск өлкәсе муниципаль оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу булды. Очрашуны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.  


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЧТПЗның төп акционеры Андрей Комаров, “Алнас” заводы эшчеләренә “Перспектива” торак комплексыннан фатир ачкычлары тапшырдылар. Тантаналы чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, шулай ук шәһәр, республика хакимияте вәкилләре һәм “Римера” компанияләр төркеменең җитәкчелеге катнашты.


24
май, 2013 ел
җомга

Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча республиканың барлык муниципаль районнарындагы 823 йортның 760ында эшләр башланган. Хәзерге вакытта эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 1 млрд. 739 млн. сум, әлеге сан еллык лимитның 37 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР  Хөкүмәт Йортында узган, төзелеш һәм капиталь ремонтка багышланган, атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсендә әйтте.


22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплексы төзелешендә MHI чит ил подрядчысы (Япония) тарафыннан кайтарылган  җиһазларны монтажлауга керештеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International