Бүген “Татинвестгражданпроект” ГУПның актлар залында төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Утырыш эшендә, шулай ук, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ башлыгы Р.Ф. Нуруллин, ТР дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Н. Плюснин, шулай ук төзелеш оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
www.reformagkh.ru интернет-порталында идарә компанияләре, торак милке товариществосы, торак кооперативлары һәм башка махсуслашкан кулланучылар кооперативларының 2012 елдагы эшчәнлегенең эффективлыгын бәяләү рейтингына йомгак яалды. Әлеге рейтингка 13 000 артык оешма кергән. Хәзерге вакыта барлыгы 17 307 оешмага рейтинг бирелгән . РейтинглардаТатарстан Республикасы, Самара һәм Вологодск өлкәләре оешмалары аеруча актив катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында куркыныч экзоген геологик процесс тарафыннан расланган, шул исәптән җимерелү күренешләре белән бәйле рәвештә авария хәлендә дип табылган һәм юкка чыгарылырга тиешле торак йортларның исемлеген соравы буенча киңәшмә булды.
Әлмәт районы Багряж авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасында район башлыгы да катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 17 май көненә республикада 924,0 мең кв.метр торак ( еллык бурычның 38,5%) файдалануга тапшырылган. Әлеге күрсәткеч узган ел дәрәҗәсенең 101,8% ( 2 атна эчендә 53,7 мең кв. метр торак) тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын тикшерде: “Рубин”, “Тасма” һәм “Олимп” стадионнары, “Олимп” УСК ыргытучыларның өйрәнү мәйданы , пляж спорт төрләре Үзәге, “Казан” КСКның түбәсе ябык манежы, Казан теннис академиясе, пулядан ату Комплексы һәм ишү спорт төрләре Үзәге.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстан Республикасы Алмата шәһәре акиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашты. Әлеге очрашу Казахстан Республикасы делегациясенең ТРсына булган визиты кысаларында булды. Очрашуда, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин дә катнашты.