ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Универсиада авылында 3,5 мең урын өчен туклану пункты төзелде. 3,5 мең утыру урыны булган, билгеле бер вакыт өчен генә эшләнгән корылмада милли, азиат, европа, вегетариан, хәләл ризыклар пешереләчәк һәм өләшенәчәк, әлеге корылманың мәйданы 12,6 мең кв. метр.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Универсиаданың Медиа-үзәген төзү соравы буенча киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Бадминтон Үзәген проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.


14
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында  Универсиада объектларының тышкы инженерлы челтәрләрен тапшыру буенча киңәшмә булды.

“Казанская теплосетевая компания” ААҖ  2013 елгы Универсиаданың чираттагы объекты - Kazan-Arena стадионын үзенең җылылык челтәрләренә  технологик тоташтыру эшләрен тәмамлады, дип хәбәр итә компаниянең пресс-хезмәте.


13
май, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи биналарны торгызу барышы белән танышу өчен Казандагы Иске Татар бистәсе буенча җәяү йөрде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова озатып йөрде.


11
май, 2013 ел
шимбә

Татарстан, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга  ярдәм итүче  Фондтан 400 млн. сум алачак. Әлеге хәбәрне бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәте Йортында видеконференция режимында, ТР Президенты һәм ТР  Премьер-министры катнашында, торак төзү һәм файдалану сорауларына багышланган республика киңәшмәсе барышында әйтте.

Бүген Казанда Агропромпарк тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булып саналган комплексның беренче кунаклары арасында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Аны әлеге комплекста вице-премьер- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шагиахметов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.


9
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның метро төзүчеләре метроның өч яңа станциясен ачтылар: “Авиатөзелеш”, “Төньяк вокзал” һәм “Яшьлек”. Бүгенге көннән башлап алар эш режимында функцияләшәләр.


8
май, 2013 ел
чәршәмбе

Кичә Казан Кремлендәге Вәкиллек корпусының утырыш залында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика Куркынычсызлык Советы, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә, Антитеррор комиссия  һәм Оператив штабның киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнашты. Чарага, шулай ук, республика министрлыклары, ведомство, федераль структураларның территориаль орган, надзор органнары җитәкчеләре, энергия комплексы, транспорт һәм куркыныч җитештерү объектларының кайбер предприятие җитәкчеләре, Универсиада спорт объектларының директорлары чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International