Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм табигатьтән куллану өлкәсе надзоры буенча Федераль хезмәт Җитәкчесе В.В. Кириллова катнашында, “Татарстан Республикасында калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру буенча” дигән темага үткәрелгән киңәйтелгән утырыш эшендә катнашты.
Бүген Казан метрополитенындагы яңа станцияләрне сынап карадылар. Беренче пассажирлар рәтендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Өмәдә катнашучылар бина эчен җыештырдылар һәм Министрлык янындагы территорияне чистарттылар.
Татарстанда капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортларның саны, соңгы өч атна эчендә, 79га җиткән. Әлеге хәбәрне бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәте Йортында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул профильле республика программаларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының күп фатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар Бердәмлеге” Региональ коммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасының 2012 ел эшчәнлегенә һәм 2013 ел бурычларына багышланган гомуми җыелышы булды.