Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы торак” программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары И.Ю. Просвирякова үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан вәкилләр, шулай ук подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Яр Чаллыда булды. Ул социаль һәм икътисади өлкәдәге берничә объектта булды.
Агымдагы елда, дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чаралары катнашы белән финанслана торган региональ адреслы программаларны тормышка ашыру кысаларында, Татарстанның башкаласы булган Казан шәһәрендә 154 күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Әлеге программа Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты тарафыннан расланган.
Май аенда Казанның игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда Универсиаданың “Мәдәни паркы”н оештыру буенча эшләр старт ала. Әлеге мәгълүматны “Казан 2013” Башкарма дирекция” АНО генераль директорының урынбасары Игорь Сивов , Уеннар үткәрүгә әзерләнә торган шәһәр штабының утырышында әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында тармак семинар-киңәшмәләре үткәрү сораулары буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Песчаные Ковали авылында “Дружба” спорт-ял комплексы ачты. Ул, шулай ук, район предприятиеләрендә һәм врач амбулаториясендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасы Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә уен мәйданы һәм бассейны булган спорт комплексы төзү соравы буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан шәһәрендә җәмәгать зиратларын оештыру сорауы буенча киңәшмә булды
Казандагы 2013 елгы Универсиадага төзелеп килүче футбол стадионындагы төзелеш эшләрендә актив эшләүче муниципаль оешмалар арасына оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре 15-20 майга билгеле булачак. 1июнь көнне җиңүчеләр алдан билгеләнгән спорт мәйданнарына ия булачак. Әлеге мәгълүматны бүген, видеоконференция режимында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.