Татарстанда 761,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 31,8 проценты). Әлеге мәгълүматны, бүген ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда студентлар спорты Халыкара федерациясе FISU президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Әлеге очрашу, бу көннәрдә Казанда үткәрелгән 2013 елгы Универсиадада катнашучы-илләрнең делегация җитәкчеләре очрашуы кысаларында үткәрелде. Әлеге чарада, шулай ук, Россиянең спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия спорт студентлары союзы җитәкчесе Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
5 апрель көнне, Халыкара мәгълүмат үзәгенең концертлар залында Универсиада Авылның мэры Фәрит Абдулганиевка символик ачкычны тантаналы рәвештә тапшыру булды. Чарада студентлар спортның Халыкара Федерациясе (FISU) Президенты Клод Луи Гальен, студентлар спортның Халыкара Федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентларының спорт союзы башлыгы Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Казан-2013” Башкарма дирекция генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров, шулай ук чит иллләрдән килгән спорт делегациясе башлыклары.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада презентациясенә чакырылган рәсми спорт делегацияләренең башлыклары, 4 апрель көнне, Уеннар узачак объектларның берничәсен карадылар. Алар Баскет-Холлда, Үзәк стадионда булдылар, җиңел атлетика манежын һәм спортның ишү төрләре Үзәгендә булдылар, шулай ук Универсиада авылы урамнары буенча йөрделәр һәм кампус торак йортларының берсенә керделәр. Күргәннәр буенча туган фикерләрен, журналистларга, беренче булып, Франция һәм Канада вәкилләре җиткерде.
2013 елның 31 мартында дәүләт корпорциясе – торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүче Фонды идарәсе Россия Федерациясе субъектларының 2012 ел өчен булган хисапларын тикшереп бетерде.
2013 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖ НП һәм НХЗ Комплексында булды һәм “Гидрокрекинг катнаш урнаштыру” 1Б Этабы объектларын төзү буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген “Алабуга” АИЗда Armstrong World Industries, Inc компаниясе – идән, металл, агач һәм минерал җепселле түшәмнәр, дизайн һәм экологик чыдамлы, инновацион юнәлешле асылмалы системалар уйлап табу һәм җитештерү буенча дөнья лидеры тарафыннан, асылмалы түшәм системалары җитештерә торган завод нигезенә “беренче таш” салынды.
Казан яңадан кунаклар белән очрашуга әзерләнә. 3 апрелдән 7 апрелгә кадәр, спорт министрлыгы яки студентлар спортының милли федерация җитәкчеләре дәрәҗәсендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында, киләчәк Уеннарда катнашучы 120дән артык ил делегациясенең башлыклары җыела. АКШ, Канада, Кытай, Латин Америкасы илләре, Африка, Азия, Евросоюз һәм СНГ вәкилләре килер дип көтелә.
Бүген Татарстан башкаласына эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе спорт Министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү Департаментындагы федераль максатчан программаларның дәүләт заказчысы бүлеге башлыгы В.В. Алексеев килде.