ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «Saint Gobain» компаниясенең Россия һәм СНГ илләрендәге генераль директоры Гонзаг Арну де Пире белән очрашты. Очрашу бик җылы, шул ук вакытта динамик халәттә үтте. Француз делегациясе белән килгән катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр И.Э. Фәйзуллин, төзелеш өлкәсендә тормышка аша торган проектлар турында сөйләде. Министрны тыңлаганнан соң, кунаклар Татарстанның бизнес үстерү буенча төп регионнарның берсе булуын һәм «Saint Gobain» компаниясенең “Алабуга” АИЗ мәйданында, резидент сыйфатында торуын билгеләп үттеләр. «Saint Gobain» компаниясе “Turkiye Sisecam Fabrikalari AS» төрек компаниясе белән берлектә”Алабуга АИЗ” территориясендә 300 млн. евро белән финанслана торган, көче елына 250 мең тонна булган автомобиль һәм яссы (төзелеш өчен) пыяла җитештерүче «Аутоматив Гласс Альянс Рус» ЯАҖ заводын төзү буенча эшләнгән проектны тормышка ашыра башладылар.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш базарының үсеш перспективалары соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С.Әхмәтшин, төзелеш материаллары һәм технологияләре сәнәгате бүлегенең башлыгы О.В. Модина үткәрде. Чарада Казанны капиталь төзү һәм реконструкцияләү Идарәсеннән, Төп инвестицион-төзелеш идарәсенннән вәкилләр, шулай ук кирпеч заводы һәм җылылык үткәрми торган материаллар җитештерә торган оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Литва республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Ренатас Норкус белән очрашуы булды. Әлеге очрашуда Россия регионы буларакТатарстан Республикасы һәм Литва Республикасы арасында товар әйләнешен үстерү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек сораулары турында фикер алыштылар. Очрашу Казан Кремлендә булды. Исегезгә төшереп үтәбез, Ренатас Норкус әфәнде җитәкләгән Литва Республикасы делегациясе Казанга эшлекле сәфәр белән килгән (2012 елның 21-22 ноябре). Кунакларны сәламләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов, Литва һәм Татарстан сәүдә партнерлары буларак бер-берсе белән кызыксынуларын билгеләп үтте. Ул, Литва делегациясе вәкилләрен, кыскача гына, төп икътисади күрсәткечләр тулы күләмдә башкарылуын билгеләп, республикадагы социаль-икътисади ситуация белән таныштырып үтте. Президент сүзләренә караганда, республикада ситуация стабиль , бу елны сәнәгать җитештерү күләмен 7%, тулай региональ продукцияне (ТРП) 5% тан артыкка үстереп тәмамлау мөмкинлеге бар. Республикада “ТАНЕКО” ААҖ , “Иннополис” инновацион шәһәр-спутник төзелеше кебек эре проектлар тормышка ашырыла. ТР президенты билгеләп үткәнчә, 2012 елның ноябрендә “Иннополис” проекты техник урнаштыруның аерым икътисади зона статусы алды. 2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында шулай ук “Казан” халыкара аэропортын масштаблы модернизацияләү үткәрелә, яңа терминаллар эшли, икенче терминалны, очып менү-төшү полосасын реконструкцияләү эшләре бара. Гомумән алганда, Универсиадага кадәр республикада ике мөһим объектны - 45 мең кеше керә ала торган футбол стадионы һәм су төрләре спорты Сараен төзеп бетерергә кирәк. “2013 елгы Универсиада шәһәрне үзгәртәчәк. Без, шулай ук, Казанның тарихи үзәген дә тәртипкә китерәбез, ә бу эш, үз чиратында, башкаланың инвестицион көчен арттырачак “ - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Тепе Иншаат» төрек компаниясе вәкилләре бәлән очрашу булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Sacyr» испан төзелеш компаниясе белән очрашу булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты. Көн тәртибендә хезмәттәшлек һәм уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге соравы каралды.
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә, видеоконференция режимында торак төзү һәп файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында индивидуаль торак төзелеше зонасында күпфатирлы йортларны законсыз төзү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чарада дәүләт органнарыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә индивидуаль торак төзелеше зонасында күпфатирлы йортларны законсыз төзү, мондый төзелеш вакытында барлыкка килгән проблемалар һәм федераль, республика хакимият органнары, җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә законсыз төзелеш фактларына юл куймау буенча күрелгән чаралар сораулары тикшерелде.
Идел буе Техник Мәгълүмат бюросы “Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның актуаль сораулары” дип аталган республика семинарында катнашырга чакыра. Әлеге чара 2012 елның 21 ноябрендә Казан шәһәре, Декабристлар пр,1 йортта урнашкан Химиклар Сараеның зур залында булачак.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Урта Кабанны пычрактан арындыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов, шулай ук министрлыкның торак-коммуналь һәм төзелеш блокларыннан белгечләр, экология һәм җир астын куллану сораулары буенча белгечләр катнашты.