ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортыда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын  тормышка  ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үзенең докладын төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасын үтәү соравыннан башлады.


19
октябрь, 2012 ел
җомга

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин “Гражданнарның яшәеше өчен уңай шартлар тудыру максатыннан торак-коммуналь хуҗалык белән эффектив идарә итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша. Әлеге киңәшмәне Екатеринбургта  Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалык реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Свердлау өлкәсенең Хакимияте һәм “ЖКХ Развитие” НП үткәрә. Чарада дәүләт хакимияте федераль органнары вәкилләре, Россия Федерацисе субъектлары һәм муниципаль оешмаларының, торак-коммуналь предприятиеләрнең, фәнни һәм проектлы оешмаларның, торак-коммуналь тармакта кулланыла торган, шулай ук энергияне саклый торган һәм энерго эффективлы материаллар һәм технологик җиһазлар җитештерә торган оешмаларның җитәкчеләре катнаша.

24 октябрь көнне ТехноНИКОЛЬ Корпорациясе Зәй урнашкан шәһәрендә  җылылык үткәрми торган материаллар җитештерүче заводка пресс-тур оештыра. Әлеге чара Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы , шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы катнашында үткәрелә.


18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Композит” Холдинг компаниясенең презентациясе булды. Әлеге чарада торак-коммуналь хуҗалык Идарәсе башлыгы А.Ю. Абдуллаев, министрлык һәм тармак предприятиеләреннән  белгечләр катнашты.

“Композит” компаниясенең тулырак презентациясендә полиэфир һәм эпоксидлы сумалалар нигезендә эшләнгән пыяла-пластик трубалар җитештерү буенча мәгълүмат тәкъдим ителде. Әлеге трубалар торак-коммуналь хуҗалыктагы инженерлык челтәрләре өчен эшләнелә  һәм бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә киң кулланыла. Пыяла-пластик трубаларның төп аермасы булып,  транспортлау  һәм монтажлау җиңеллеге, бик сыгылмалы булуы, коррозиягә чыдамлыгы, хезмәт итү срогы ( 50 елга кадәр) тора.


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министры А.Р. Шафигуллин рәислегендә, “Арзан һәм уңайлы тирәлек”  программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Тикшерелгән сораулар арасында түбәндәгеләр бар иде: программа объектлары буенча бүлеп бирелгән чараларны үзләштерү, агымдагы ел программасы буенча эшләнгән эшләрнең барышы, профильле министрлар тарафыннан зур игътибар таләп итүче объектлардагы эшләр, 2013 елга программа проектын формалаштыру. Киңәшмә эшендә проект һәм подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашы.
Бүген Мурман өлкәсе төзелеш һәм территориаль үсеш министры А.В. Изотов җитәкләгән Мурман өлкәсе делегациясенең Татарстанга булган визиты тәмамлана. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, шулай ук берничә предприяте белән очрашканнан соң, кунаклар объектларны карарга киттеләр. Делегация вәкилләрен  иң беренче чиратта торак төзү, шул исәптән Дәүләт торак фонды программасы буенча торак төзү соравы кызыксындырганга күрә, кунаклар Казан шәһәрендәге социаль ипотека буенча төзелеп килүче йортны, шулай ук комплекслы төзү территориясен карадылар.

Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы “Милекнең дәүләт формасына ия булган куркыныч җитештерү объектларын сәнәгать куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча законнар җыелмасына яңалык” дигән тема буенча семинар үткәрә. Семинарда экологик, технологик һәм атом надзоры буенча ПФО Федераль хезмәтенең Территориаль идарәсеннән, ТР гражданлык оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгыннан, Казан Башкарма комитетының гражданнарны саклау Идарәсеннән, Россия коткаручылар союзы Гомумроссия  оешманың Татарстан бүлегенең Региональ Советыннан вәкилләр катнашты.


16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында җитәкчелекнең Мурман өлкәсенең төзелеш һәм территориаль үсеш министры А.В. Изотов җитәкләгән Мурман өлкәсе делегатлары белән очрашуы булды. Кунакларны министр урынбасары А.С. Әхмәтшин каршы алды, моннан тыш очрашуда министр урынбасарлары  А.М. Фролов һәм В.Н. Кудряшев, “ТР ГИСУ” ГКУ җитәкчелеге һәм вәкилләре, ТР төзелеш буенча Дәүләт ведомстводан тыш  экспертиза Идарәсе, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “ТР ипотека агентлыгы”, ТР Президенты карамагындагы ДТФ, “ТР дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча агентлык”  ГУП, башка кызыксынган оешмалар һәм структуралар катнашты.


15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында министр урынбасары Р.К. Кәримов рәислегендә фәнни-техник совет булды. Әлеге чара барышында катнашучы белгечләргә сүтелмәле җылылык алмаштыру җиһазларын (кайнар үткәргечтән салкынына (җылына торганына) җылылык җибәрә торган  җайланма)  куллану технологиясе тәкъдим ителде.


13
октябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында, Татарстан республикасында РФның 31.07.2007дән “ТКХ  реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законны, мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм башка программаларны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International