ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясендә торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм арендаланган торакны төзү сораулары буенча үткән киңәшмәдә катнашты. Чараны Россия Федерациясе Президентының Администрациясе оештырды.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы җитәкчелеге  инвестицияләр, технологияләр һәм тышкы-икътисади элемтәләр департамены Җитәкчесе җитәкчелегендә Тюрингидан ( Германия) килгән делегация белән очрашты. Кунаклар ягыннанэре алман компанияләренең вәкилләре дә катнашты.

Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Очрашуга проектлы институтлардан вәкилләр чакырылган иде.


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Региональ үсеш министры урынбасары – Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык  Федераль агентлыгы җитәкчесе В.И. Коган килде. Федераль Дәүләт төзелеше җитәкчесенең Казандагы программасы шактый тыгыз.

ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин һәм кызыксынган һәр якның белгечләре белән бергә В.И. Коган республика башкаласының медицина, спорт, социаль һәм мәгълүмати-информацион объектларын карады.


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектларын тормышка ашыру сораулары буенча булган чираттагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Прокуроры Кафил Әмиров, республика Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов,  Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының икътисади сораулар буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек фәйзуллин, экспертлы архитектуралы берләшмәдән вәкилләр катнашты.


8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

“Безнең кешеләрнең абсолют күпчелеге өчен торак соравы иң актуаль булып тора.   Бу тема федераль хакимиятнең һәм регионнарның игътибар үзәгендә тора. Хөкүмәткә билгеле булган мәгълүматларга караганда, әлеге бурычны үтәү өчен зур чаралар кирәк. Шул ук вакытта, кешеләрнең 50%ы үзләренең яшәү шартларыннан канәгать түгел һәм тормышларын яхшы якка үзгәртергә телиләр. Әлеге кешеләрнең чирек өлеше генә, ягъни 25-27%,  үзләренә торак ала алалар, бу өлешкә ипотека институтыннан кулланучылар да керә” – дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.


6
октябрь, 2012 ел
шимбә

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы хезмәткәрләре республиканың “Урман утырту көне” дип аталган табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Әлеге чара Халыкара урманнар елы һәм 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү кысаларында үткәрелде.

Бүген Хакимият йортында республиканың Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә, видеоконференция режимында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ф.М. Ханифов чыгыш ясады.

5
октябрь, 2012 ел
җомга

Бүген Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче “Аммоний” ААҖ  катнаш Комплекс төзү территориясендә  Заказ бирүченең җитәкчеләре, чит ил (СNСЕС) һәм Россия  ( «НИИК» ААҖ ) подрядчылары катнашында киңәйтелгән киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев һәм Татарстан республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х.А. Багманов катнашты.

Бүген подрядчы оешмалар беләнү үткән киңәшмәдә “Алабуга” аерым икътисади зонада инфраструктура объектларын төзү сораулары тикшерелде. Әлеге киңәшмәне “Алабуга” ППТ ҮИЗда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә.  Ул анда Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү буенча эшче төркем формалаштыру киңәшмәсендә катнашты. Чараны оештыручылар булып, Россия Президенты Администрациясе тора.

Татарстанның тармакны реформалаштыруда тәҗрибәсе бар. 2004 елдан алып 2010 елга кадәр республикада 33 млрд. сумлык, шул исәптән коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен 22 млрд. сумлык программа тормышка ашырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International