ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр урынбасары А.С. Әхмәтшин, өлкәннәр көненә багышланган кичәдә, министрлыкның элекке хезмәткәрләре – төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь өлкәләрнең ветераннары белән очрашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Стройэкспертиза” тармак журналы редакторлар советы әгъзаларының утырышы булды. Чарада катнашучылар “Түгәрәк өстәл” артында төзелеш тармагының хәзерге халәтендәге актуаль сорауларны тикшерделәр. Утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары А.С. Әхмәтшин һәм В.Н. Кудряшев, “ТР төзүчеләр дуслыгы” РНП президенты Р.Ш. Халитов, КДАСУ ректоры Р.К. Низамов, ТР дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшев, ТР коммуналь предприятиеләр Союзы президенты А.Х. Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министрлык җитәкчелегенең “Ренейссанс” төрек Холдингының идарә рәисе Эрманом Ылыджак белән очрашуы булды. RenaissanceHolding – төзелеш, күчемсез мөлкәттә инвестиция, энергетика һәм сәүдәгә махсуслашкан компанияләр төркеме. Ренейссанс Констракшн дөньяның 100 иң яхшы халыкара подрядчы фирма исемлегенә кергән һәм Төркиядәге эре халыкара подрядчыларның берсе булып тора. Соңгы 20 ел эчендә компания 450 дән артык проектны уңышлы тәмамлады.
Очрашуны башлаганда, төзелеш өлкәсендә төрек компанияләре белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да әйбәт булды, без бүген дә бер-беребезгә кирәк дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин. Сезнең тәҗрибәгез һәм белемегез безнең өчен бик мөһим һәм файдалы, диде министр. Бүген республика төрек төзелеш компанияләренә күләмле эш кенә түгел, эре инвестицион проектларда хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тәкъдим итәргә әзер.
Бүген Хакимият йортында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында Татарстан Рееспубликасында 2012 елда РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү буенча республика киңәшмәсе булды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Түбән Кама шәһәрендәге нефть эшкәртә торган һәм нефть химиясе заводлары Комплексындагы төзелештә “Гидрокрекингны катнаш урнаштыру” 014 тит. ны үз эченә алган 1Б Этап объектларын төзү дәвам ителә.
Бүген “Татэлектромонтаж”, ААҖ “Гидрокрекингны катнаш урнаштыру”ны электр энергиясе белән тәэмин итәчәк, электр тогын киметә торган төп ГПП-2 подстанциясенә көчәнеш җибәрде.
Региональ хакимият хокук саклау органнары белән бергә ягулык-энергетика ресурслары өчен ТКХ предриятиеләренең бурычлары белән бәйле сорауны тәрипкә салырга тиеш. Әлеге йөкләмәне Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген ягулык сезонына әзерләнү сораулары буенча видеоконференция режимында булган киңәшмә барышында әйтте. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры илдар Халиков, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Бүген “Казан ярминкәсендә” 14 нче халыкара “Көзге Төзелеш Форумы” ачылды. Әлеге форумның тантаналы ачылышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.