ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республиканың торак пунктларында су белән тәэмин итүне һәм субүлгечне яхшырту буенча киләсе 2013 елга программа формалаштыру буенча баланс комиссиясенең утырышлары уза. Эшләр “Татарстан Республикасында газификацияләү, энергияне саклый торган технологияләр һәм инженер челтәрләренең үстерү Фонды” ГКУ  һәм муниципаль оешмалар белән берлектә эшләнә.


18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

18 сентябрь көненә Татарстан Республикасының күпчелек муниципаль оешмаларындагы Башкарма комитетлар тарафыннан 2012-2013 елларга ягулык чорын башлау турында боерык һәм Карар кабул ителгән. Тиешле документларны 8 муниципаль оешма гына чыгармаган: Яшел Үзән, Лениногорск, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Спасс һәм Казан шәһәре.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында ягулык сезонына әзерләнүнең барышы турында брифинг булды. Брифинг республиканың барлык муниципаль оешмалары белән тоташтырылып, видеоконференция режимында үтте. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов, Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов катнашты.

Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллегендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү чарасында ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиле Равил Әхмәтшин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

15
сентябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында, РФның 21.07.2007 елдан №185-ФЗлы “ 2012 елда Татарстан Республикасында “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын реальләштерү , республика төзелеш комплексы тормышка ашыра торган мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, социаль проектлар сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, әлеге чарада Премьер-министр И.Ш. Халиков катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ДТИ мәгълүматларына караганда,  бүгенге көндә капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 263,03 млн. сум, бу сумма еллык лимитның  97,85% тәшкил итә.


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында видеоконференция режимында, Татарстан Республикасының озак сроклы “2011-2015 елларга “Арзан һәм уңайлы тирәлек” максатчан программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә тармак министрлыкларыннан вәкилләр, республиканың муниципаль оешмалары һәм подрядчылар, программа объектларындагы эшләр өчен җаваплы кешеләр катнашты.


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Капиталь төзелеш белән идарә итү” мәгълүмати-аналитик системаны функцияләштерү сорауларын тикшерү буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Әлеге киңәшмәдә тармак предприятиеләреннән вәкилләр, төзелеш Министрлыгы белгечләре каташты.

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау сораулары буенча киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш эшендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгыннан, ТР хезмәт Дәүләт инспекциясеннән, төзүчеләр Профсоюзыннан, ТР дәүләт төзелеш надзоры инспекциясеннән, ТРдагы кеше хокуклары буенча Вәкил аппаратыннан һәм төзелеш индустриясе предприятиеләреннән вәкилләр катнашты. Утырышта төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләрендә хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклауның торышы сорауларын тикшерделәр. Чараны министр урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.


11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республиканың муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру документларын эшләү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде, әлеге чарада проект оешмаларыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты.


7
сентябрь, 2012 ел
җомга

Бүген “Алабуга”  үзенчәлекле икътисади зонада “Тракья Гласс Рус” ЯАҖ, “Аутоматив Альянс Гласс Рус” ЯАҖ, “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ һәм “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ резидентлары тарафыннан төзелеш эшләре актив бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International