Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Советы Комитеты һәм Татарстан Республикасының “ Россия гражданнарына арзан һәм уңайлы торак” приоритетлы милли проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча Дәүләт Советы Комиссиясенең уртак күчмә утырышы булды. “Казан шәһәре тарихи үзәгенең үсеш перспективалары” соравы буенча өстәмә докладчы буларак Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “еврей” мәктәбе буларак танылган 12нче номерлы “Мишпахтейну” урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Уку йортында яңа уку елына өстәмә бина төзелде. Укучылар һәм укытучылар өчен уку йортында тагын да уңайлы шартлар барлыкка килде.
Казанның нәкъ үзәгендә, Мәрҗәни урамында, Кабан күле янында урнашкан 12 номерлы мәктәп үзенчәлекле. Дәүләт белем стандартының мәҗбүри предметларыннан тыш, әлеге мәктәптә еврей циклыннан булган түбәндәге предметлар укытыла: иврит, тарих, әдәбият, география һәм Израиль дәүләтенең традицияләре. “Мишпахтейну” ( ивриттан тәрҗемәсе – минем гаиләм) дип аталган мәктәпнең үсеше һәм эшчәнлегенә Казандагы еврей җәмгыяте зур өлеш кертә. Шул ук вакытта уку йорты интернациональ булып санала, анда төрле милләт балалары укый.
12 номерлы мәктәптә Рөстәм Миңнехановны ТР белем һәм фән министры Альберт Гилметдинов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Федераль еврей милли-мәдәни автономия җитәкчесе Михаил Скоблионок озатып йөрде.
Татарстан Республикасының 2012 елгы капиталь ремонт программасында катнашучы һәр мәктәбендә 1 сентябрьдән уку процессы башлана. Әлеге хәбәрне бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә әйтте.
Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе төзелеш һәм капиталь ремонт сорауларына багышланган иде. Әлеге киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.Бүген Казанга торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд генераль директоры А.А. Браверман бер көнлек эшлекле сәфәр белән килде. Аэропортта аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин каршы алды. Аэропорттан соң кунаклардан торган делегация Казандагы федераль милек булып саналган һәм киләчәктә торак төзү өчен файдаланырга мөмкин булган җир участокларын карады. Аннан соң Хакимият Йортында Фонд җитәкчесенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр И.Ш. Халиков белән очрашуы булды, соңрак бу әңгәмәгә, киңәшмә режимында, һәр кызыксынган якның белгечләре кушылды.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш һәм торак-коммуналь өлкәләр өчен продукцияләр презентацияләү булды. Чарада ТР Төзелеш, архитетура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов, министрлык белгечләре, төзелеш оешмаларыннан вәкилләр катнашты.
Иртәгә Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр белән Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд генераль директоры А.А. Браверман киләчәк. Ул Казандагы федераль милек булып саналган һәм киләчәктә торак төзүдә кулланырга мөмкин булган җир участокларын карар дип планлаштырыла. Әлеге чарадан соң ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында киңәшмә була. Әлеге киңәшмәдә “РЖС” Фонды һәм Татарстан республикасы арасында 2009 елда төзелгән үзара ярдәм итешү ( хезмәттәшлек) турында килешүне реальләштерү соравын тикшерү планлаштырыла.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрыгы җитәкчелеге “Egis Groupe” француз компаниясе делегациясе белән очрашты. Компания халыкара консультацион һәм инжиниринг хезмәте базарында 60 елдан артык эшли. Компания штатын 12 000 хезмәткәр тәшкил итә, шуларның 7 400 – халыкара тәҗрибәле инженерлар һәм проектчылар. EGIS Россия Федерациясендә 1996 елдан бирле файдаланыла.
Компания җитәкчелеге белән очрашуга, Министрлык тарафыннан, шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, проектлы институтлардан вәкилләр, архитекторлар чакырылды.