ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Министрлык карамагындагы дәүләт программаларын тормышка ашыру сораулары буенча муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Киңәшмәдә министрлык белгечләре, республика муниципаль оешмаларыннан Башкарма комитет вәкилләре катнашты.

Фикер алышуда түбәндәге сораулар бар иде: күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү, җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү, җирләү урыннарын (зиратларны) төзекләндерү.


15
август, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2011-2012 елларда халыкка хокук буенча аң-белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программа кысаларында, Мамадыш муниципаль район территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сөн авыл җирлекләрендә авылда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультацион төркем белгечләренең чираттагы күчмә кабул итүе булды. 11 министрлык һәм ведомство белгечләреннән формалашкан мәгълүмати-консультацион төркем әгъзалар кабул итү барышында районның 63 кешесенә хокукый яктан ярдәм күрсәттеләр. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы юристлары да катнашты.

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстан Республикасының озак сроклы максатчан “2011-2012 елларга “Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыру  соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә тармак министрлыклары һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты.


14
август, 2012 ел
сишәмбе

Төзүче көнен бәйрәм итү кысаларында, Казанда 2013 елны булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы төзүгә зур өлеш керткән “Казан 2013” дип аталган студентлардан торган Бөтенросссия төзүче отрядларында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстанның Төзелеш, архитектура һшм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Евдокимов, студентлардан торган хезмәт отряды Республика үзәгенең директоры Ринат Садыков, “Казан 2013”нең Башкарма дирекциясенең коммерция булмаган оешмалар белән эшләүче департамент директоры Фәридә Галиуллина катнашты.

Бүләкләнүчеләр арасында Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград, Магнитогорск һәм башка шәһәрләрдән вәкилләр, шулай ук Татарстанның бөтен почмакларыннан җыелган студент отрядлары гаскәрләре – барысы 100 якын кеше бар иде.


11
август, 2012 ел
шимбә
Бүген РТ Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министры И.Э. Фәйзуллин Питрәч районындагы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең ремонттан соң ачылу тантанасында катнашты. Мәктәп 77 укучыга исәпләнгән. Әлеге объектта эшләрне башкаручы подрядчы булып, “Фирма Универсал” ҖЧҖ торды. Моннан тыш, шул ук көнне БВС ветераннарына яңа фатирлардан ачкыч тапшыру булды.

Бүген Хөкүмәт йортында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф. Муратов катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. 10 августка республикада 1 млн. 312 мең метр торак ( еллык бурычның 53%) файдалануга тапшырылган.  И.Э. Фәйзуллин әйтүенчә, ел ахырына кадәр тагын 1 млн. 168 мең кв. метр торакны төзергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк.


10
август, 2012 ел
җомга

Хөрмәтле Татарстан Республикасы төзелеш комплексында эшләүчеләр, кадерле коллегалар!

Һөнәри бәйрәм –Төзүче көне белән ихлас күңелдән котлавымны кабул итеп алыгыз!

Бу көннәрдә төзелеш тармагына бәйле булган бөтен кешеләрне горурлык биләп ала. Бүгенге көндә Татарстанда күзәтелгән уңай үзгәрешләр турыдан-туры төзүчеләр белән бәйле. Торак йортлар төзелә, узган елны гына да 29 меңнән артык гаилә яңа фатирга күчте, бу елның планы узган елгы күрсәткечләрне арттыра. Социаль-мәдәни максатлардан яңа заманча комплекслар төзелә, шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары төзекләндерелә, яңа юллар төзелә. Бүгенге көндә төзүчеләр күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау масштаблы программада эшлиләр, 900дән артык объект агымдагы ел программасына кертелгән. Сәламәтлек саклау объектлары реконструкцияләнә, бу елны республиканың 164 мәктәбе ремонтланачак, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары өстендә эш бара, сәнәгать төзелеше буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла.

Төзүчеләр көче белән Казан 2013 елда студентларның җәйге уеннарын кабул итү өчен шәһәрне әзерләүнең соңгы этабына чыкты. XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышларын үткәрү өчен 65 спорт объектыннан файдалану планлаштырыла, шулар арасыннан 30 объект яңа гына төзелгән. Төзелгән һәм файдалануга тапшырырга әзерләгән Универсиада объектларының барысы да диярлек уникаль. Техник яктан алар бик катлаулы һәм шул ук вакытта аларны кыска срокларда төзергә кирәк. Бүген көндә шәһәребез төзелеш мәйданы кебек кренсә дә, казанлыларга һәм шәһәр кунакларына уңайсыз булса да, хөрмәт һәм рәхмәт өчен вакыт киләчәген төзүчеләр белә.


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “ТАНЕКО” ААҖ НП һәм НХЗ Комплексын төзү штабында иң яхшы оешмаларны билгеләделәр

09.08.2012

Бүген Түбән Кама шәһәрендә “ТАНЕКО” ААҖ НП һәм НХЗ Комплексын төзү буенча Республика штабының чираттагы утырышы булды. Әлеге утырышта төзелеш өлкәсендәге агымдагы сораулар турында фикер алышынды һәм генподрядчы һәм субподрядчы оешмаларга бурычлар куелды: ИТДны тапшыруда үз йөкләмәңне үтәү буенча чаралар күрү, надзор органнары тапкан кимчелекләрне бетерү.

Утырышта, Төзүчеләр көне хөрмәтенә, Комплексны төзегәндә осталык күрсәткән оешма җитәкчеләре Министрлыкның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Комплексның төзелеш мәйданына Венесуэладагы Боливариан Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес һәм энергетика сораулары буенча министр-киңәшче Хоглис Мартинес килде. Кунаклар тарафыннан, эшләп килүче җитештерүчәнлек шартларында, шул исәптән 1Б этабын – Гидрокрекингны комбинир урнаштыру һәм башка объектлар төзү буенча   оешмалар эшенә югары бәя бирелде,

 


8
август, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Министрлыкта 2011 ел өчен “ Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды. Бәйгенең максаты – төзекләндерү  һәм тармакны үзгәртү сорауларында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән торак пунктларны билгеләү, шулай ук  бәйге призерлары һәм катнашучыларның уңай тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм республиканың башка муниципаль районнарына җәелдерү.

Иң төзекләндерелгән торак пунктны билгеләү бәйгесе алты номинация буенча үткәрелде: халык саны 100 меңнән артык булган торак пункт; халык саны 45меңнән 100 меңгә кадәр; халык саны 35меңнән 45 меңгә кадәр; халык саны 15 меңнән 30 меңгә кадәр; халык саны 1 меңнән 15 меңгә кадәр; халык саны 1 меңгә кадәр.

Шулай ук Татарстан Республикасын төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие һәм иң яхшы ТСЖ сайланды.

Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, булган җитештерүчәнлекне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итү максатыннан “Стройсервес” ЯАҖ (Мамадыш кирпеч заводы) һәм EQUIPCERAMIC, S.A. и Talleres Felipe Verdés, S.A Испан компанияләре арасында контрактларга кул куелды. Документларга кул кую вакытында  министр И.Э. Фәйзуллин, шулай ук  ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондның Башкарма директоры Т.М. Абдуллин бар иде.

“Стройсервис” ЯАҖ – регионда керамик кирпеч җитештерүче  һәм аның белән тәэмин итеп торучы иң эре предприятиеләрнең берсе. Предприятие, социаль ипотека буенча йортлар төзү программасы, яшьләрне һзм БВС ветераннарын торак йортлар белән тәэмин итү программаларында иң беренчеләрдән булып катнаша. 

Продукциягә төп заказ бирүче булып, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International