Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.07.2015 № 521 карарына ярашлы рәвештә ел саен Татарстан Республикасы күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмага республика конкурсы үткәрелә.
Агымдагы елда Татарстанда ким дигәндә 3 млн 150 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, алар кысаларында 222 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Ел саен үткәрелә торган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, эшкуарлык инициативасына ярдәм итү, технологияләр, мәгариф һәм башка социаль әһәмияткә ия өлкәләрдәге тәкъдимнәр һәм проектлар каралачак.
Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы актив гамәлгә ашырыла. Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасының операторы булып «Территорияләрне үстерү фонды» ППК тора.
ТР Раисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2023 елда бөтен республика буенча гомуми мәйданы 160,7 мең кв.м булган 64 йорт төзегән һәм социаль ипотеканың ташламалы шартлары буенча Татарстанның 2966 гаиләсен уңайлы торак белән тәэмин иткән.
Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелә торган объектларында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.
Көчле салкыннарга карамастан, татарстанлыларның йортларында җылы булды. Болар барысы да бәйрәм көннәрендә дежур торучы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең өзлексез һәм сыйфатлы эшләве нәтиҗәсендә булды. Салкыннар вакытында җылылык температура режимы күтәрелә, бу йортларда уңайлы температураны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Бөгелмә районы Вязовка бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән.
Кадерле дуслар, хезмәттәшләр, төзелеш тармагы ветераннары!
Тиздән без 2023 елны озатачакбыз. Республиканың төзелеш комплексы үз потенциалын саклап калган һәм арттырган ел. Җитди кыенлыкларга карамастан, без үсешне дәвам иттек һәм үз рекордларыбызны җимердек.