2023 елның 17 ноябрендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре «2015-2025 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә ел саен үткәрелә торган «Коррупциягә каршы диалектика» халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең XIII утырышында катнашты.
Балтач муниципаль районында балтачлылар Ленин урамындагы «Геройлар аллеясы»н төзекләндерү эшләрен тәмамлады. Агымдагы елда төзекләндерүнең беренче чиратындагы төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануы турында хәбәр итте.
«Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм бәяләр формалаштыру законнарындагы үзгәрешләр» темасына семинар булды. Бүген республика Төзелеш министрлыгында проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Чара ел саен үткәрелә һәм төзелеш тармагында илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын үтәү буенча куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
2023 елның 23-24 ноябрендә Казан Экспо мәйданчыгында төзелеш индустриясендә яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» форумы узачак. Форум төзелеш индустриясендә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм сәнәгать җитештерүендә квалификацияле кадрлар төркемен формалаштыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар; архитектура-төзелеш вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлык вәкилләре.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФЙда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2024 елга планнар турында сөйләде.
2023 елның 27-28 ноябрендә Казанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI төбәкара тармак форумы узачак.
Татарстан инде өченче ел рәттән 3 млн. һәм аннан да күбрәк кв. метр торак тапшыра. Быел 3,1 млн кв. м. файдалануга тапшырылачак. Хәзер план 96% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татарстан онлайн» проектының туры эфирында сөйләде.
Бүген Казанда А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк мәйданчыгында «Бергә коррупциягә каршы!» дип исемләнгән квиз Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре арасында үткәрелде.
Татарстанның Арча районы Шура авылында «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль программасы кысаларында авыл клубы төзелеше тәмамланды.