ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

2025 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план-3 миллион 260 мең квадрат метр. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

2025 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, шул уңайдан16 млрд сумлык 343 объект төзелеше һәм ремонтлау мониторингы булачак, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә.


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасында территорияләрне үстерү фонды акчалары катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча эшләрне төгәлләделәр.

Барлыгы төбәктә бу программа буенча 2023 елдан 128,3 км җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәре төзелде һәм модернизацияләнде. Шуның нәтиҗәсендә төбәкнең 1,9 млн кешесе өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды.

Татарстанда 2025 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга кертемнең минималь күләме 1 кв.метр мәйданга 7,7 дән 8,47 сумга кадәр арткан. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 210 меңнән артык кеше үз электрон җайланмаларына Дәүләт Хезмәтләре мобиль кушымтасын урнаштырган.

Проект гражданнарга күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен Төзелеш министрлыгы һәм Россиянең Цифра министрлыгы белән гамәлгә ашырыла.


30
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» гомумроссия хәйрия акциясендә катнашты. Быел бәйрәм чыршысыннан министр республика балаларының теләкләрен белдергән сигез открытканы алды.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасында федераль һәм республика программалары буенча барлык капиталь ремонт объектлары төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International