Муниципаль берәмлекләр буенча агымдагы елга торак тапшыруның гомуми планы формалаштырылган һәм расланган, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Агымдагы елда Татарстан Төзелеш министрлыгы 6 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 16 млрд сумлык 342 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак. 2025 елга бурычларны үтәү планнары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Җир асты парковкасы булган өч катлы балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Беренче катта азык-төлек блогы, сабыйлар өчен төркемнәр, медицина кабинеты һәм кер юу бүлмәсе урнашкан. Икенче кат кече, әзерлек, урта һәм өлкән төркем мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен бирелгән.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.
Россия Төзелеш министрлыгы Россия Цифрлар министрлыгы белән берлектә торак – коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә - «Госуслуги Дом»мобиль кушымтасында хәл итү өчен мобиль платформаны үстерү һәм гамәлгә кертү буенча системалы эш алып бара. ТКХ ГИС базасында цифрлы чишелешне «Мәгълүмат системасы операторы»АҖ үстерә.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 6 ел эчендә 228 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
2025 елның 29-30 гыйнварында Казанда «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне узачак. Чараның темасы - яшәү өчен уңайлы мохит булдыру.
Форум Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узачак. 400гә якын белгечне җыячак, шул исәптән муниципалитетлар, архитекторлар, проектлаучылар һәм урбанистика өлкәсендәге экспертлар вәкилләрен дә.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында Менделеевски шәһәрендә «Яшьлек» яшьләр үзәге» МБУ территориясен төзекләндереп, бинаны капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгытуның беренче этабы тәмамланды.
Татарстан Республикасы Сарман районының Сарман авылында стационар сәламәтлек саклау объекты – Куйбышев ур., 88 йорт адресы буенча урнашкан «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССО капиталь ремонтланды.
Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамы), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше).