ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Алабуга җылылк чорына 100 процент әзер дияргә була. Бу турыда бүген видеобрифингта ТКХ һәм төзелеш Департаменты башлыгы Василий Филиппов хәбәр итте.

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә төзелеш тармагында хезмәтне салау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды, әлеге утырыш “Төзелеш оешмаларында хезмәтне саклауны оештыру” дип аталган темага багышланган түгәрәк өстәл белән бергә үтте.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында  2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү региональ программасын формалаштыру соравы буенча киңәшмә булды.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында “Биектау” боз сараен ачу тантанасы булды. Спорт объектын ачу бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Рәфис Бурганов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В. Н. Кудряшев һәм башка кунаклар катнашты.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Алма-Ата авылында яңа фельдшер-акушерлык аункты ачтылар. Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, район башлыгы урынбасары Зария Рашитовна, Уруссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ринат Фатихов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котларга килде. Алар барысы да авыл халкына, сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.

ТР хокук бозу очракларын кисәтү комплекслы программа кысаларында, Татарстанда агымдагы елда 39 муниципаль оешмадагы участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән кеспублика киңәшмәсендә, Татарстан буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин эшләрнең барышы турында сөйләде.


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Питрәчкә эшлекле сәфәр белән бару барышында, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды һәм яңа спорт мәйданын ачты. Җиңүнең 60 еллыгы урамы буенча 10 номерлы йортта урнашкан йорттагы яңа фатир ачкычларын бүген 7 гаиләгә, шул исәптән 4 ачкыч Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бирелде.
Бүген Татар Сарсазы авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Әлеге ФАП меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә ала, стандарт җиһазлар комплексы белән тәэмин ителгән, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен ике контурлы казан урнаштырылган.
Зәйдә “Эш тирәлеге” дип аталган, ел саен үткәрелә торган акция старт алды, әлеге чара  барышында, район җитәкчеләре предприятиеләргә баралар һәм андагы хәлләр, производство үсеше, киләчәккә булган планнары һәм перспективалары белән танышала. Эшчеләр үз сорауларын турыдан-туры бирә алалар.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Төзүчеләр сүз биргәнчә, күп функцияле үзәк оетябрьдә ачылырга тиеш. Бизәү һәм төзекләндерү эшләре генә калып килә. Хәзерге вакытта авылда 900дән артык кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International