Иртәгә Идел буе районы Идарә компаниясендә, “Хуҗа кебек яшә” эксперименталь социаль-инновацион проектның презентациясе, шулай ук йортларны карап торучылар өчен “МКД советының эффектив эшчәнлеге нигезендә торак өлкәсендәге үзидарәнең үсеше” дигән темага семинар була.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге балалар бакчасын үз эченә алган, төзелеп бетмәгән мәктәпне, химияне тирәнтен үзләштерүгә багышланган махсуслашкан лицей-интернат итеп үзгәртү соравы буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республиксы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Свияжск, Болгарда һәм Алабуга шәһәрендәге объектларда ярларны ныгыту буенча эшләр тәмамлану соравы буенча киңәшмә булды.
Агымдагы елның капиталь ремонт программасына кертелгән Казанның барлык 19 мәктәбендә, ремонт эшләрен, 15 августка тәмамларга кирәк. Әлеге мәктәпләрдә белем алучы барлык 12 мең бала, Белем көнен, яңартылган биналарда каршыларга тиеш. Шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, бүген, программаның үтәлешен тикшерү вакытында, әнә шундый бурыч куйды.
ТР Лаеш районы Державино авылында актлар залы, музей һәм фельдшер-акушерлык пункты булган яңа күп функцияле мәдәни үзәкне ачу тантанасы булды.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында, Спасс муниципаль районының Урта Юрткул авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы өчен бу чара, чын мәгънәсендә, мөһим һәм көтелгән вакыйга.
2013 елның 17-18 октябрь көннәрендә “Измайлово” ДКда ( Мәскәү), “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакны тариф ягыннан тәртипкә китерү” дигән Бөтенроссия гамәли семинар үткәреләчәк, оештыручы булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме тора.
Бүгенге көндә Түбән Камада 7 канализацион-насос станциясенең КНС-2 (Ахтубинский ур,2б) тулысынча реконструцияләнгән һәм КНС-5тә (Вокзальная, 38) эшләр дәвам итә. Әлеге реконструкция вакытында, иске канализацион-насос җиһазларын югары техник таләпләргә җавап биреп, субүлгеч системасы процессының эффективлыгын арттырырга гына түгел, аны автоматик эш режимына күчерергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазларга алыштыру эше эшләнелә.
Бүген “Алабуга” ППТ ҮИЗда подрядчы оешмалар катнашында үткән киңәшмәдә “Алабуга үзенчәлекле икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.