ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2013 ел
җомга

Поручикова авылында 60 кв. метр мәйданлы модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Проектның гомуми бәясе 2 млн. 70 мең сум. Бина янындагы территория, “Инвестстройсервис” ҖЧҖ тарафыннан, 350 мең сумга эшләнгән.


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013-2014 еллар ягулык чорына әзерлек буенча Республика штабы утырышы булды.

Бүген Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге ел саен, Төзүчеләр көне алдыннан үткәрелә, әлеге бәйрәм хөрмәтенә нефть шәһәрендә, традицион рәвештә, зур гомумшәһәр бәйрәме үткәрелә. Бу елны бәйрәм 10 августка билгеләнгән.

ТР Алабуга муниципаль районының Бехтерево авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада  ЕМР башкарма комитеты җитәкчесе Р. Аюпов, “Алабуга үзәк район хастаханәсе” ГАУЗның баш табибы Ш. Әхмәтҗанов, Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Н. Кусаев катнашты. Р. Аюпов ассызыклап үткәнчә, яңа ФАП кыска вакыт эчендә төзелгән” Авыл өчен бу бик кирәк. Кагыйдә буларак, беренче ярдәмне шул урында ук күрсәтәләр. Шәһәрдән ашыгыч ярдәм машинасы кайтканчы күп вакыт уза. Кан басымын үлчәү, уколлар кадауны монда да эшләп була”, - диде ул һәм район җитәкчелегенең авыл үсешенә зур көч куюын өстәп әйтте.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

“ВК и ЭХ” ААҖ коллективы, бакча чоры һәм җәйге яллар вакытында, үзенең салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, субүлгеч һәм корылмаларның инженерлы челтәрләрен маштаблы җәйге ремонтлау компаниясенә кереште.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ТР Югары Ослан муниципаль районында территориаль-аерымланган инновацион үзәк  проектлаштыру  һәм төзү сораулары буенча киңәшмә булды.


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

09.07.2013 елны 13 сәгать 29 минутта, Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы Төп идарәсенең Татарстан Республикасы буенча вәкиллеге кизү торучысыннан, Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик хәлнең начараюы, яшен, давыллы җил, көчле яңгыр көтелүе турында Кисәтү кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында,  “Арзан һәм уңайлы мохит”  дәүләт программасы кысаларында Казан шәһәрендә җайлашкан объектлардагы эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшлекле киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” проектын тормышка ашыру соравы буенча эшлекле киңәшмә үткәрде

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Модульле фельдшер-акушерлык пунктының стеналарын монтажлау эшләре сишәмбе көнне башланды, 3 көн эчендә түбә астына кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International