ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Иске Гришкино авылында Республика программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе

РФ Премьер-министры Татарстан башкаласындагы метрополитенны карады. Россия Премьер-министрын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич озатып йөрде.

Укучыларның укуда һәм спортта ирешкән уңышлары, тәрбия эшенең әйбәт куелышы белән Иске Матак урта белем бирү мәктәбе районда гына түгел, республикада да дан тора. Мәктәп янындагы участок та соклану хисләре уята, ярдәмче хуҗалыкта 6 мөгезле эре терлек, 11 дуңгыз бар. 1 нче сентябрьдә мәктәпкә укырга 103 бала килүе көтелә. Мәктәп бинасы 1980-81 уку елы башында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Шул вакыттан бирле мәктәптә зур ремонт булмаган. Әлеге бина мәктәп биналарын капиталь ремонтлау  программасы шартларына тулысынча туры килә.


16
июль, 2013 ел
сишәмбе

10 июль көнне Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге, ел саен, Төзүчеләр көне алдыннан оештырыла. Бу елны бәйгедә 49 кеше катнашты. Алар арасында төзелеш предприятиеләре һәм АМР оешмаларының эшчеләре бар иде. Ярышлар түбәндәге белгечлекләр буенча үтте: штукатур, плитачы, ташчы, сваркачы, питачы-агач остасы, маляр. Һөнәри ярышларны оештыру һәм үткәрүдә җаваплы булып, “АИСК” ҖЧҖ, “Арслан” ҖЧҖ, “Главнефтегазстройсервис” УК ҖЧҖ, “Фенстер” ҖЧҖ торды.

Җомга көнне булып узган, авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү һәм төзүгә багышланган Хөкүмәт видеокиңәшмәсеннән соң, район башлыгы Н. Шарапов, шунда ук, төзелеш компанияләре һәм подрядчы оешмаларның җитәкчеләре белән әлеге сораулар турында фикер алышты

Агымдагы елның 25 июлендә Мәскәүдә “Индустриаль проектлар 2013”  дип аталган  IV Инвестицион форум үткәреләчәк. 


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

“Казанская теплосетевая компания” ААҖ пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда, Универсиададан соң, җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре яңартыла. Җылылык челтәрләрен кышка әзерләү буенча эшләр Казан башкарма комитеты раслаган графикка нигезләнеп башкарылачак.

Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында авыл мәдәният Йортын төзү эшләре ахырына якынлаша. Бүгенге көндә монда диварларны кирпеч белән төзү, түбә ябу, шулай ук тәрәзә һәм ишек блокларын урнаштыру эшләре  тәмамланган. Диварларны штукатурлау һәм электр белән тәэмин итүче инженерлы челтәрләрне урнаштыруның 90 проценты эшләнгән.


12
июль, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәмТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш ,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, үз чыгышында 6 районга ( Апас, Әгерҗе, Әлки, Түбән Кама, Чистай һәм Сарман районнарына) участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү темпын тизләтергә кушты. 

2013 елның2013 елның II яртысында Татарстанда 1 млн. 223,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 51 проценты). II ярты еллыкта 1 млн. 174,4 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк (планның 49 проценты). Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелгән киңәшмәдә әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International