Татарстан Республикасында, 2013 елның 14 июнь торышына, 1 млн. 92 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 45,6% файдалануга тапшырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнарында еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта, бүген республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында заманча IT-технологияләр кулланып, төзелеш комплексы эшен оештыруны камилләштерү соравы буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында түләүләрне исәпкә алу системасы” 4 чыгым”ны кулланышка кертү соравы буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казансу елгасы ярларын ныгыту буенча эшләнгән проектлы-сметалы документациягә үзгәрешләр кертү соравы буенча киңәшмә булды.
Татарстанның Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, ТР Министрлар Кабинетының “2012-2013 елларның ягулык чорында ТРның ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларның ягулык чорына әзерлек буенча бурычлар турында” киңәшмәсе булды. Киңәшмәне республиканың Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.