Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “АК БАРС Девелопмент” компаниясе төркеменә керүче “КДСК” ҖЧҖ һәм “Sommer Anlagentechnik GmbH” компаниясе ( Германия, Альтхайм) арасында, элекке “КПД-3” заводы базасында җыелма тимер бетоннан әйберләр чыгару буенча җитештерүне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә контракт төзү булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзүчеләрне, җәйге чорны төзү эшләре өчен максималь рәвештә эффектив кулланырга һәм хисап документациясен вакытында әзерләргә чакырды.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасы кысаларында барлык 45 муниципаль оешмада да эшләр башланды. ТР Президенты, мәктәпләрне капиталь ремонтлау белән шөгыльләнгәннәрнең иң яхшыларын бүләкләү системасын уйларга кушты.
Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд идарәсе белән берлектә “Торак-комммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын эшләделәр һәм РФ Хөкүмәтенә тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Уңай һәм арзан тирәлек” дәүләт программасын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә булды.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасындагы 2013 елгы Универсиада объектларын файдалануга тапшыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.