Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIFA (Federation Internationale de Football Association – Халыкара футбол федерациясе, ФИФА) башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты. Алар Казанда 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелеп килүче “Казан-Арена” стадионын карадылар.
Бүген, Алмата шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе вәкилләре делегациясе визиты кысаларында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан Универсиада объектларын карау оештырылды. Әлеге объектлар арасында теннис Академиясе, Универсиада Авылы, “Казан-Арена” Футбол стадионы, спортның су төрләре Сарае бар иде.
“Алабуга” үзенчәлекле икътисади зона территориясендә “Шишеджам” (Төркия Республикасы) компаниясенең проектларын киләчәктә үстерү сораулары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның компания җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Балаларны яклау көненә багышланган балалар рәсеме бәйгесе үтте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, «General Electric» компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу 2013 елның 20 февралендә General Electricнең Россия һәм СНГдагы башкарма директоры Ронн Полетт белән очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында үтте. «General Electric» компаниясе белән коммуналь энергетика үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен. Очрашу барышында “GE Jenbacher газопоршлы системаларның техник һәм экономик эффективлыгы. Коммуналь энергетикада куллану” темасы буенча презентация үткәрелде.
Ел башыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтү Инспекциясе тарафыннан, хезмәтне саклау кагыйдә һәм нормаларын бозган өчен, төзелештә катнашучыларга карата гомуми суммасы 9 млн. 677 мең сум булган 238 карар чыгарылган. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
30 май көненә Татарстан Республикасында 983,3 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның 41%), әлеге сан узган ел күрсәткеченең 108,3% тәшкил итә. Апас, Питрәч һәм Тукай муниципаль районннары еллык планны үтәделәр. Әлеге мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында бадминтон Үзәген проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.