Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән бергә ул булачак 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың кайбер объектларын карады.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Иннополис” территориаль-аерымланган инновацион үзәкнең 1нче җибәрү комплексын төзү соравына багышланган киңәшмә булды.
Дәүләт статисткасы Федераль хезмәте тарафыннан Россия буенча 2013 елның I кварталы өчен торак файдалануга тапшыруның нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасы 758,9 мең кв. метр күләмендә торак файдалануга тапшырып, әлеге күрсәткеч буенча, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан калышып, 3 нче урынны алды.
Бер атна һәм берничә көннән Казанда 3 яңа станция эшли башлаячак: “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш”. Бүген, әлеге станцияләрне тикшерү барышында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, пассажирлар ташу 10 майдан башланачак.9 майда станцияләрне тантаналы рәвештә ачу планлаштырылмаган, бары тик тест формасындагына булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов авыл җирлеге башлыклары өчен үткәрелгән зональ өйрәтү семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Ташаяк урамындагы “Үзәк стадион” һәм Татарстан урамындагы “Футбол-җиңел атлетика манежы” объектларын төзеп бетерү һәм эксплуатацияләүгә тапшыруга рөхсәт алу соравы буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм табигатьтән куллану өлкәсе надзоры буенча Федераль хезмәт Җитәкчесе В.В. Кириллова катнашында, “Татарстан Республикасында калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру буенча” дигән темага үткәрелгән киңәйтелгән утырыш эшендә катнашты.
Бүген Казан метрополитенындагы яңа станцияләрне сынап карадылар. Беренче пассажирлар рәтендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.