ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанлылар 20 декабрьгә кадәр Россиянең Яшьләр башкаласы – 2025 өчен тавыш бирә алалар. Идел буе федераль округы шәһәрләренең берсе – Пермь, әлеге исем алуга һәм яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда, грант конкурсларында һәм федераль дәрәҗәдәге чараларда ярдәм итүгә дәгъва кыла. Бөтен ил буенча яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен булдыру «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә. Тавыш бирүгә йомгак 2024 елның 22 декабрендә «Яшьләр вакыты» еллык премиясендә ясалачак.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндерелгән җәмәгать урыннары «Россия чыршылары» Бөтенроссия конкурсында катнашачак.


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстанның Төзелеш министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2023 елда ел саен үткәрелә торган «Иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды.

 


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елда Татарстанда «төзелеш» эшчәнлеге төре буенча башкарырга планлаштырылган эшләрнең фаразланган күләме үсеше 8% – 813,6 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында ачык фикер алышу форматында «Алма-Бирмә» коррупциягә каршы республика форумы узды. Республика форумы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган.

Республикада торак тапшыру буенча планлы йөкләмәләр үтәлде - 3 млн 200 мең кв.м. файдалануга тапшырылды. Ел ахырына якынча 3 млн 450 мең кв. м. торак тапшыру планлаштырыла, бу былтыргы торакны файдалануга тапшыру дәрәҗәсеннән артып китәчәк. Бу хакта киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше программалары турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында яңа ябык «Кама-Арена» футбол манежын ачу тантанасы булды. Яңа спорт объекты җирле футболчыларга уңайлы, заманча шартларда ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк һәм спорт белән шөгыльләнүгә күбрәк өлкәннәрне һәм балаларны җәлеп итәчәк.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» МБУ «Яшьлек» стадион-мәйданчыгын капиталь ремонтлау төгәлләнде. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Балык бистәсе, З. Шәймәрданов ур., 84А.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International