ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2013 ел
җомга

2013 елның 17-18 октябрь көннәрендә “Измайлово” ДКда ( Мәскәү), “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакны тариф ягыннан тәртипкә китерү” дигән Бөтенроссия гамәли семинар үткәреләчәк, оештыручы булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме тора.

Бүгенге көндә Түбән Камада 7 канализацион-насос станциясенең КНС-2 (Ахтубинский ур,2б) тулысынча реконструцияләнгән һәм КНС-5тә (Вокзальная, 38) эшләр дәвам итә. Әлеге реконструкция вакытында, иске канализацион-насос җиһазларын югары техник таләпләргә җавап биреп, субүлгеч системасы процессының эффективлыгын арттырырга гына түгел, аны автоматик эш режимына күчерергә мөмкинлек бирүче  заманча җиһазларга алыштыру эше эшләнелә.


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” ППТ ҮИЗда подрядчы оешмалар катнашында үткән киңәшмәдә “Алабуга үзенчәлекле икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.

Россиядә файдалануга тапшырылган торакның гомуми мәйданының 5,3%ы Татарстанга карый. Әлеге күрсәткеч буенча регион Мәскәү белән бер баскычта тора. Торак төзүнең иң күп күләме Мәскәү өлкәсендә (10%) тормышка ашкан, Краснодар краенда файдалануга тапшырылган торакның күләме 7,5% тәшкил итә.

2013 елда Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларындагы беренче медико-санитар ярдәм сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, агымдагыча һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында, Корноухово авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт бара.

  Кайбыч муниципаль районының Ульянково авылында урам суүткәргеч челтәрен төзү буенча эшләр башланды. Атна башында, газ хезмәте, электр элемтәсе, электр челтәре белгечләре катнашында, 300 метр озынлыгындагы яңа трасса билгеләнде. Әлеге максатлар өчен район бюджетыннан 303 мең сум бүленеп бирелгән. Соңгы ике ел эчендә Ульянково авылындагы суүткәргеч сизелерлек яхшырды.

24
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш мәйданнарында булды. Аны республика Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин озатып йөрделәр. Зоя Космодемьянская урамында, Рөстәм Миңнехановка, төзеләчәк 6 катлы йортның проектын тәкъдим иттеләр. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, әлеге яңа бина, шәһәрнең бу өлешендәге төзелешнең күренешенә туры килеп торачак.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча киңәшмәсе булды.


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасын тормышка ашыру ахырына якынлаша. Бүгенге көндә Түбән Каманың, программага кергән белем бирү учреждениеләрендә, ремонт эшләре 83 процентка үтәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International